Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ПОЧТАЛЬОН

Чирек гасыр почта хезмәтендә

​​​​​​​Почта хезмәткәрләре бүген матбугат таратучы гына түгел, сатучы да, банкир да, иминиятче дә.

 Заман алар җилкәсенә өстәмә эшләр өйсә дә сынатмыйлар. Тымытык почта бүлекчәсе начальнигы Рәмзия Вәлиева чирек гасыр дәвамында үз һөнәренең остасына әверелеп, авылдашларының хөрмәтен казанган.

Почтальонка булып киткәнче, мәктәпне тәмамлагач, класслары белән авылда калып, фермада бозаулар карарга туры килә аңа башта. Аннан элемтә техникумын кызыл дипломга бетереп, почта бүлекчәсен җитәкли башлый.

– Һөнәремне яратам, һәрчак кешеләр белән аралашсың, тормышның үзәгендә кайныйсың, – ди ул.

Рәмзия Вәлиева кулы астында 4 почтальон Тымытык, Әгер һәм Күктәкә халкына хезмәт күрсәтә. Газета-журналларга язылу буенча планнарын һәрчак тутырып үтиләр.

Рәмзия ханым гөлләр ярата. 25 еллык пальмасы өй түшәменә кадәр тигән. Үзе дә шул гөлләре кебек чиста, пакъ күңелле, мөлаем йөзле ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев