Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чиләбедә азнакайлылар мәйдан тотты

Районыбыз үзешчәннәренең моңлы көйләре, дәртле биюләре бәйрәмгә ямь өстәп, күңелләрне күтәрде Татар милләте яшәгән һәр җирдә, илебезнең төрле почмакларында Сабан туйлары гөрли. Инде матур традициягә әверелгәнчә, Азнакай делегациясе быел да Чиләбе шәһәренең Трактор заводы районы Җиңү паркында Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә катнашты. Шәһәрнең төзелүенә быел 275 ел тулган. Миасс елгасы буена...

Районыбыз үзешчәннәренең моңлы көйләре, дәртле биюләре бәйрәмгә ямь өстәп, күңелләрне күтәрде

Татар милләте яшәгән һәр җирдә, илебезнең төрле почмакларында Сабан туйлары гөрли. Инде матур традициягә әверелгәнчә, Азнакай делегациясе быел да Чиләбе шәһәренең Трактор заводы районы Җиңү паркында Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә катнашты.

Шәһәрнең төзелүенә быел 275 ел тулган. Миасс елгасы буена урнашкан бу кала Россиянең иң зур сәнәгать үзәкләреннән берсе. Сабан туена Чиләбе, Оренбург, Башкортстанның төрле төбәкләреннән кунаклар килгән. Узган елны яңгыр койса, быел табигать рәхимле булды, бәйрәм кояш астында үтте. Биредә Сабантуй инде 12 ел үткәрелеп килә һәм җирле халыкның уртак бәйрәменә әверелгән. Трактор заводы районының шулай ук быел юбилей датасы - аңа 75 ел тулган.

Бәйрәм тантанасы белән чиләбелеләрне ТР Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Рафикъ Батыршин, Азнакай район Советының аппарат житәкчесе Айдар Хәлиуллин, Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкуров котлады. Татарстан Президенты Р.Н.Миңнехановның милләттәшләребезгә Сабан туе бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате укылды. Бу тәбрикләүләргә Чиләбе шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Давыдов, Урал төбәге мөфтие Ринат Раев, өлкәнең татарлар Конгрессы рәисе Лена Колесникова, "Татар һәм башкорт мәдәнияте үзәге" Чиләбе өлкәсе иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, ТРның атказанган артисты Марат Канәфин дә кушылды. Истәлек бүләкләре тапшырылды.

Бәйрәм чулмәк вату, көрәш, капчык сугышы, йөгерү кебек татар халкының күңелле уеннары белән үрелеп барды.

Сәхнә тирәсендә дә халык күп - Азнакай артистларын түземсезлек белән көтеп алганнар. Районыбыз үзешчәннәренең моңлы көйләре, дәртле биюләре бәйрәмгә ямь өстәп, күңелләрне күтәрде. Чиләбелеләр Азнакай артистларына кушылып җырлап-биеп иркенләп күңел ачты.

Мәйданда азнакайлылар татар халкы традицияләренә нигезләнгән зәвыклы чатыр төзеде. Сабан туе кунаклары Рәмис Шакиров җитәкчелегендә аш-су осталары пешереп алып килгән милли ризыклардан авыз иттеләр. Галина Герк җитәкчелегендәге кул эшләре осталары иҗаты барсын да таң калдырды. Сувенир- уенчыкларны бер-ике сәгать эчендә алып та бетерделәр.

Бәйрәмнең иң "кызу" урыны - көрәш мәйданы. Бил алышырга дип күрше Башкортстан, Оренбург өлкәләреннән дә көрәшчеләр килгән. Районыбыз горурлыгы Илдар Алтынбаев быел да Чиләбе Сабан туеның баш батыры булып калды. "Инде 12 ел рәттән илнең төрле өлкәләрендә Сабантуйларда катнашам, әле жиңгәннәре булмады," - ди Илдар елмаеп. Батыр телевизор белән бүләкләнде.

Сабантуйда якташларыбыз да очрады. Күп тапкырлар илкүләм җиңүләр яулаган көрәшче Рамил Мөслимовның тамырлары Чаллыдан. Бу юлы да ул оста алымнар кулланып, үз үлчәвендә батыр калды. Якташлары белән күрешергә дип килгән Сания ханым чыгышы белән Буа районыннан икән, азнакайлы милләттәшләре белән горурлануын әйтте. Киләчәктә ул туган ягына яшәргә кайтырга ниятли.

Әнә шулай бәйрәм җыр-уеннар белән үтеп тә китте. "Татар һәм башкорт мәдәнияте үзәге" Чиләбе өлкәсенең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, ТРның атказанган артисты Марат Канәфин азнакайлыларга чиләбе татарлары исеменнән Сабантуе үткәрүдә күрсәткән олы ярдәме өчен тирән рәхмәтен җиткерде. "Азнакайлылар Сабан туен югары дәрәҗәдә әзерли, матур итеп бәйрәм итә белә. Киләсе елга, һичшиксез Азнакай Сабан туена киләм", - дип ниятен белдерде.

Без кайтыр юлга кузгалганда кичке Сабантуй башланып калды. Халкыбыз кайда да тырыш, күңелле итеп ял да итә белә дип, күтәренке рухта хушлаштык...

Фәрхәт Шәйхулов, район Советының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев