Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чернобыль атом электр станциясендәге аварияне ликвидацияләүдә Азнакайдан 88 кеше катнашты

Егерме сигез ел элек, 1986 елның 26 апрелендә, Чернобыль атом электр станциясендә авария булды. Бу катастрофа йөзләгән мең кешенең язмышына кагылды. Азнакай муниципаль районыннан Чернобыль атом электр станциясендәге авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә 88 кеше катнашты. Кызганычка каршы, аларның кайберләре инде арабызда юк. 26 апрель - Халыкара авария һәм катастрофаларда һәлак булучыларны...

Егерме сигез ел элек, 1986 елның 26 апрелендә, Чернобыль атом электр станциясендә авария булды.

Бу катастрофа йөзләгән мең кешенең язмышына кагылды. Азнакай муниципаль районыннан Чернобыль атом электр станциясендәге авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә 88 кеше катнашты. Кызганычка каршы, аларның кайберләре инде арабызда юк.

26 апрель - Халыкара авария һәм катастрофаларда һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан без кешеләр гомерен саклап калу өчен үз гомерләрен биргәннәрне искә алабыз.

Бу уңайдан район башлыгы Марсель Шәйдуллин Чернобыль трагедиясен кичерүчеләрнең кайгысын уртаклаша. "Әлеге коточкыч аварияне юк итүдә катнашучылар һәрвакыт безнең ихтирам һәм игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Киләчәктә мондый афәтләр кабатланмасын, тормышларыбыз имин булсын", - диелгән искә алу хатында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чернобыль атом электр станциясендәге аварияне ликвидацияләүдә Азнакайдан 88 кеше катнашты