Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чатыр Тауда Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышлап, параплан спорты буенча республика ачык ярышлары узды

Чатыр Тауда Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышлап, параплан спорты буенча республика ачык ярышлары узды. Таңсылу САНИЕВА Анда Азнакай, Әлмәт, Түбән Кама, Баулы, Уфа, Туймазы шәһәрләреннән һәм Бакалы районыннан 12 спортчы катнашты. Ярышларны ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов спортчыларны район җитәкчелеге исеменнән сәламләде һәм изге теләкләрен җиткерде. Районның яшьләр...

Чатыр Тауда Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышлап, параплан спорты буенча республика ачык ярышлары узды.
Таңсылу САНИЕВА
Анда Азнакай, Әлмәт, Түбән Кама, Баулы, Уфа, Туймазы шәһәрләреннән һәм Бакалы районыннан 12 спортчы катнашты.
Ярышларны ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов спортчыларны район җитәкчелеге исеменнән сәламләде һәм изге теләкләрен җиткерде.
Районның яшьләр эшләре буенча идарәсе начальнигы Илнур Сәгыйтов Чатыр Тауның әлеге спорт белән шөгыльләнү өчен бик уңай урын икәнен билгеләп үтте һәм:
-Киләчәктә параплан ярышларын федераль дәрәҗәдә үткәрергә ниятлибез, - диде.
Узган ел белән чагыштырганда, табигать быел спортчыларга рәхим-шәфкать күрсәтмәде дисәң дә булыр. Ә бит парапланда очканда җил һәм аның юнәлеше зур әһәмият уйный.
-Иртәнге алтыда тиз генә оешып, ярыш күнегүләрен ясый алдык. Һава торышы үзгәрү сәбәпле, сәгать сигездә ярышларның баш хөкемдары, Казанның «Икар» авиация клубы җитәкчесе Радик Туйкин очуларны туктатырга карар бирде. Җил юнәлеше көйләнер дип, кичкә кадәр көтсәк тә, өметләребез акланмады. Табигатьнең көйсезләнүе нәтиҗәсендә, билгеләнгән маршрут буенча ераклыкка очу күнегүе булмады ди, - Азнакайның "АзФлай" парапланчылар командасы җитәкчесе Данис Мусин.
Ә җиргә төгәл очып төшүдә Азнакайдан Рөстәм Вәлиев беренчелекне яулады. Баулы спортчысы Сергей Никитин көмеш призер, Туймазыдан Виталий Ощипенко бронза бүләккә лаек булды.
Команда беренчелегендә "Flyday" (Баулы шәһәре), "АзФлай" (Азнакай), "Икар" (Казан) командалары бүләкле урыннарны алды.
Җиңүчеләргә Азнакай муниципаль районының яшьләр эшләре буенча идарәсе әзерләгән диплом, медальләр,акчалата бүләкләр тапшырылды. Азнакайдагы 2 нче мәктәп укучысы Аделия Мусина параплан спортында ирешкән уңышлары өчен символик "кош" бүләгенә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев