Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чатыр-Тау – горурлыгыбыз

Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда "Чатыр-Тау - тарих, мәдәният, табигать һәйкәле" исеме астында кичә үткәрелде. Музей директоры Гөлсем Хисамиева районыбыз горурлыгы булган Чатыр-Тау хакында сөйләп узды. "Чатыр-Тау" җыентыгы авторы Самат ага Мирсәетовның да катнашуы үзе бер куаныч булды. Төбәгебез патриоты җыентыгында туган як табигатен...

Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда "Чатыр-Тау - тарих, мәдәният, табигать һәйкәле" исеме астында кичә үткәрелде.

Музей директоры Гөлсем Хисамиева районыбыз горурлыгы булган Чатыр-Тау хакында сөйләп узды. "Чатыр-Тау" җыентыгы авторы Самат ага Мирсәетовның да катнашуы үзе бер куаныч булды. Төбәгебез патриоты җыентыгында туган як табигатен саклауда хәл итәсе проблемаларны да күтәрә. Бүген дә аларга тукталды. Хезмәт ветераны Разия Сәлифова истәлекләрен барлады. Аның әле табадан гына төшкән "Җәйнең истәлекле бер көне" китабы укучыларда кызыксыну уятты. Музейның фәнни хезмәткәре Гөлфия Мостафина якташ шагыйрьләребезнең Чатыр-Тауга багышлап язган шигырьләрен укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев