Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чалтаймаста кече авыл көне

Авыл халкы белән очрашуга Пенсия фонды, халыкны социаль яклау идарәсе, җир белән идарә итү органнарыннан вәкилләр килделәр. Кечкенә авылда да алдан ук бәйгеләр үткәрелде. Иң яхшы фермер (Мөнир Галимуллин), җәннәт бакчасы (Әлфия Юнысова), иң матур йорт (Ситдыйк Таҗетдинов), иң пөхтә йорт-җир (Рәсимә Сабирова) билгеләнде. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин...

Авыл халкы белән очрашуга Пенсия фонды, халыкны социаль яклау идарәсе, җир белән идарә итү органнарыннан вәкилләр килделәр.

Кечкенә авылда да алдан ук бәйгеләр үткәрелде. Иң яхшы фермер (Мөнир Галимуллин), җәннәт бакчасы (Әлфия Юнысова), иң матур йорт (Ситдыйк Таҗетдинов), иң пөхтә йорт-җир (Рәсимә Сабирова) билгеләнде. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин аларга дипломнар тапшырды. Ул шулай ук авылның иң өлкән кешесе Гайникамал Газизова һәм Марсель Гыймаевка «Азнакай районына 80 ел» юбилей медален, шушы бәйрәмне үткәрүдә зур көч куйган авыл егете - Әлмәт хәрби комиссары Ришат Сабировка рәхмәт хатын тапшырды.

Сабантуйга килгән мәртәбәле кунаклар үз күчтәнәчләрен уеннарда катнашучыларга бүләк итте.

Җыр-бию, көрәш, төрле уеннар - барысы да оешкан төстә үтте. Иң күңеллесе, әлбәттә, ат чабышы булды. Алексей Әхмәдиев авыл туризмын оештыру эшләре белән янып йөри. Менә бүген дә 20 ләп ат белән чабышлар оештырды. Кайчандыр бетүгә йөз тоткан Чалтаймас әнә шулай яңарышка юл ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев