Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чалпы авылында “Тормыш кыйблам - Камышлы” китабын тәкъдир итү кичәсе узды

Күптән түгел Чалпы авыл китапханәсе урта мәктәп һәм сәнгать мәктәбе коллективы белән берлектә шәхси эшмәкәр Миргазиян Динмөхәммәтовның туып-үскән авылына багышлап чыгарган "Тормыш кыйблам - Камышлы" дигән тарихи китабын тәкъдир итү кичәсен уздырды. Зур бәйрәм төсен алган әлеге кичәдә китапны төзүче Марсель Гарипов, журналист, шушы авыл кияве Ирек Бәдертдинов зур мирасны...

Күптән түгел Чалпы авыл китапханәсе урта мәктәп һәм сәнгать мәктәбе коллективы белән берлектә шәхси эшмәкәр Миргазиян Динмөхәммәтовның туып-үскән авылына багышлап чыгарган "Тормыш кыйблам - Камышлы" дигән тарихи китабын тәкъдир итү кичәсен уздырды.

Зур бәйрәм төсен алган әлеге кичәдә китапны төзүче Марсель Гарипов, журналист, шушы авыл кияве Ирек Бәдертдинов зур мирасны туплауда алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Очрашуга килгән укытучылар Рәхилә Салихова, Җәүһәрия Гиззатуллина, Җәүһәрия Идиятова үзләренең чыгышларында Миргазиян Динмөхәммәтовка күренекле авылдашларын тарихка керткән өчен җылы рәхмәт хисләрен белдерделәр.

Есть у деревни Камышлы и своя книга, и своя песня

Яр Чаллыдан килгән җырчы егет Ришат Шәйхетдинов, авыл үзешчәннәре Гөлзәйнәп Шәрипова, Миннефрүз Гарипова, музыка мәктәбе укытучысы, үзешчән композитор Эльза Кашапова, нәни җырчы Камилә Исхакова музыкаль бүләкләрен ирештерде. Сәнгать мәктәбенең биюче балалар чыгышы (җитәкчесе Лилия Закирова) кичәнең бер бизәге булды.

Мәдәният елында тарихи үткәннәрне барлау һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән бу кичә килгән кунаклар һәм авыл халкы, укытучылар, укучылар күңелендә онытылмаслык якты хатирә булып уелып калды.

Рәсимә Шайхулова,

китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чалпы авылында “Тормыш кыйблам Камышлы” китабын тәкъдир итү кичәсе узды