Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бюджетка 17,6 млн сум кайтарылды

Азнакай шәһәр прокуратурасында салым түләүчеләр белән эшләүче ведомствоара комиссиянең чираттагы киңәшмәсе булып үтте. Анда җир салымы, өстәлгән кыйммәткә салым (НДС) һәм фараз ителгән керемгә бердәм салым ( ЕНВД) түләүдән баш тартучы оешмалар белән эшләүгә аеруча зур игътибар бирелде. Комиссиягә зур суммада әҗәтләре булганнар һәм шулай ук әҗәтләре әз булып та...

Азнакай шәһәр прокуратурасында салым түләүчеләр белән эшләүче ведомствоара комиссиянең чираттагы киңәшмәсе булып үтте. Анда җир салымы, өстәлгән кыйммәткә салым (НДС) һәм фараз ителгән керемгә бердәм салым ( ЕНВД) түләүдән баш тартучы оешмалар белән эшләүгә аеруча зур игътибар бирелде.
Комиссиягә зур суммада әҗәтләре булганнар һәм шулай ук әҗәтләре әз булып та озак вакытлар түләмәүчеләр чакырылган иде. Утырышта 17 нче Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе вәкилләре, РФнең Азнакай районындагы пенсия фонды идарәсе, ТР буенча РФ социаль иминият Фонды региональ бүлекчәсе - Дәүләт учреждениесенең 10 нчы филиалы, ТР мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды филиалы, Азнакай районы башкарма комитетының керем һәм фаразлаштыру бүлеге вәкилләре катнашты.
Комиссия утырышында әлеге төр салымнар буенча әҗәтле 58 зат тикшерелде. Салым закончалыкларын бозу очраклары буенча оешма җитәкчеләре адресына 25 гариза кертелде. Әҗәтлеләргә карата күрелгән чаралар уңай нәтиҗәләргә китерде. Комиссия һәм Азнакай шәһәр прокуратурасы ярдәме белән 34 әҗәтле 17 млн 670 мең сум бурычын кайтарды.
Шәһәр прокуратурасының хуҗалык субъектлары һәм шәхси эшмәкәрләргә салым түләү закончалыкларын үтәтү буенча шактый чаралар күрүенә дә карамастан, мондый очраклар әле дә кабатланып тора. Әлеге юнәлештә эш алга таба да дәвам итәчәк.
Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бюджетка 17,6 млн сум кайтарылды