Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!

Хөрмәтле азнакайлылар, туган якларын җирсеп кайткан якташларыбыз! Ноябрь бәйрәмнәргә бай ай. 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп узабыз. 6 ноябрь, белгәнебезчә, Татарстан Республикасы Конституциясе көне, быел Корбан гаете дә шушы көнгә туры килә. Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтү Россиядә, шул исәптән Татарстаныбызда да халыкларның телен саклау, мәдәни багланышларны киңәйтү өчен...

Хөрмәтле азнакайлылар, туган якларын җирсеп кайткан якташларыбыз!

Ноябрь бәйрәмнәргә бай ай. 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп узабыз. 6 ноябрь, белгәнебезчә, Татарстан Республикасы Конституциясе көне, быел Корбан гаете дә шушы көнгә туры килә.

Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтү Россиядә, шул исәптән Татарстаныбызда да халыкларның телен саклау, мәдәни багланышларны киңәйтү өчен шартлар тудырды, барлык милләт һәм дин вәкилләрен берләштерү мөмкинлеге бирде. Ул туганлык, күршелек мөнәсәбәтләрен алга таба үстерүгә, икътисади, мәдәни һәм сәяси элемтәләр урнаштыруга ярдәм итә.

Конституция көне республика Төп Законының аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерә. Ул гражданнар хокукларына ныклы гарантия биреп, сәяси төзелешебез нигезләрен законлы рәвештә беркетте.

Татарстанның соңгы елларда ирешкән һәм һәркем тарафыннан танылган казанышлары - республиканың Төп Законында беркетелгән уңышлы икътисади һәм социаль үсеш курсының нәтиҗәсе ул.

Күп милләтле Татарстанда, шул исәптән безнең Азнакай районында иҗтимагый үсешкә җитди игътибар бирелә. Конституция нормалары нигезендә тулы канлы милли-мәдәни тормыш алып бару, туган телдә белем алу, җирлегебездә яшәүче халыклар мәдәниятен һәм традицион диннәрне үстерү өчен барлык мөмкинлекләр тудырыла.

Изге Корбан бәйрәме көннәрендә йортларыбызга бәрәкәт, гаиләләргә тәүфыйк һәм бәхет иңсен. Күңелләребез тагын да сафланып калсын, миһербанлык һәм шәфкать артсын.

Бәйрәмнәр белән котлап, барчагызга да сәламәтлек, иминлек, бәрәкәтле тормыш, шатлык-сөенечләр телим!

Рәфис Галиев, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев