Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!

Хөрмәтле азнакайлылар! Кадерле райондашлар! Сезне чын йөрәктән Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика көне, Азнакай шәһәренең 25 еллыгы, якынлашып килүче нефтьчеләр бәйрәме белән тәбрик итәм. Шәһәребез һәм районыбыз елдан-ел үсә, матурлана. Бүгенге көндә торак төзелеше һәм капиталь ремонт эшләре бар куәтенә бара. Урамнар, йортлар, ишек алларын матурлау һәм төзекләндерү, мәгариф, сәламәтлек...

Хөрмәтле азнакайлылар! Кадерле райондашлар!
Сезне чын йөрәктән Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика көне, Азнакай шәһәренең 25 еллыгы, якынлашып килүче нефтьчеләр бәйрәме белән тәбрик итәм.
Шәһәребез һәм районыбыз елдан-ел үсә, матурлана. Бүгенге көндә торак төзелеше һәм капиталь ремонт эшләре бар куәтенә бара. Урамнар, йортлар, ишек алларын матурлау һәм төзекләндерү, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният объектларын техник төзек хәлдә тоту, юлларны ремонтлау буенча җитди эшләр башкарыла.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә уңышларыбыз куанырлык. Кырларда мул иген үстердек. Терлекләрне уңышлы кышлатып, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләмен арттыруга тулы ышанычыбыз бар. Алга таба да авыл халкының активлыгын арттыру, гаилә фермаларын үстерү юнәлешендә эшләргә кирәк.
Авылда яшьләр өчен тораклар төзелә. Бу, үз чиратында, агросәнәгать комплексын ныгыту һәм яңарту, авыл хуҗалыгын белгечләр белән тәэмин итүдә зур әһәмияткә ия.
Социаль өлкәдә дә шактый уңышларга ирештек. Азнакай район үзәк сырхауханәсенең анестезиология, реанимация һәм кабул итү бүлекчәләрендә ремонт һәм төзекләндерү эшләре алып барылды. Азнакай "Нефтемаш" заводында эшләнгән, заманча күчмә стоматология кабинетын, фельдшер-акушерлык пунктын ачу - әһәмиятле вакыйгаларның берсе булды. Районның амбулатор-поликлиника хезмәтенә заманча яңа диагностика аппаратуралары алынды, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе 70 процентка автопаркын яңартты. Республика программасы нигезендә быел 3 мәктәп капиталь ремонтлана. Азнакай Балалар иҗаты үзәге бинасы капиталь ремонттан соң яңарды, матурланды.
Соңгы елда районда халык саны арту күзәтелә, бу - бик куанычлы күренеш. Азнакай халкы спорт һәм физкультура белән яратып шөгыльләнә. Моның өчен бар шартлар да тудырылган. Иң беренче чиратта, без яшьләр белән эшләү, аларның ялын файдалы итеп оештыруга зур игътибар бирәбез.
Хөрмәтле ветераннарыбыз, пенсионерларыбыз районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә. Без бу хакта онытмыйбыз һәм аларның лаеклы тормышы өчен мөмкин булганның барысын да эшлиячәкбез.
Барчагызны да бәйрәмнәр белән! Һәр гаилә, һәр йортта бәхет, шатлык, муллык хөкем сөрсен! Иң изге теләкләрегез тормышка ашсын!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!