Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмне йомгаклау бәйгесе

Актүбәдә җәй буе барган "Ә безнең ишек алдында..." бәйрәменең йомгаклау өлеше - Өлкәннәр һәм Укытучылар көненә багышланганы, бистәнең 7 нче кварталында уздырылды. Ул "Көз королевасы"ның тәбрикләве, биредә яшәүчеләрне, килгән кунакларны милли ризык - чәк-чәк белән сыйлау һәм Әлфия Хәйретдинова башкаруындагы "Бәхет телим" җыры белән башланып китте. Ишек алды бәйрәмендә катнашучыларны...

Актүбәдә җәй буе барган "Ә безнең ишек алдында..." бәйрәменең йомгаклау өлеше - Өлкәннәр һәм Укытучылар көненә багышланганы, бистәнең 7 нче кварталында уздырылды.
Ул "Көз королевасы"ның тәбрикләве, биредә яшәүчеләрне, килгән кунакларны милли ризык - чәк-чәк белән сыйлау һәм Әлфия Хәйретдинова башкаруындагы "Бәхет телим" җыры белән башланып китте.
Ишек алды бәйрәмендә катнашучыларны Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, Актүбә вәкаләтле органы башлыгы Роза Галеева, шушы сайлау округы депутаты Павел Соколов тәбрикләде.
Тантана булгач, бүләксез булмый инде ул. Наҗәт Мәсгут улы бистә үсешенә зур өлеш керткән һәм бүген кварталның иң актив кешеләре булган Илдар Мәхүпов, Николай Винокуров, Фәүзия Идекәеваны район башлыгы исеменнән "Азнакай муниципаль районына 80 ел" медале белән бүләкләде, "Актүбә торак-коммуналь сервисы" ҖЧҖ җыештыручылары Гөлүсә Зарипова, Наталья Начаровага район Советының Мактау грамотасын, ишек алды бәйгеләре уздыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен "СтройРемСервис" ҖЧҖ җитәкчесе Азат Садыйков, шул ук җәмгыятьнең монтажчы-эшкәртүчесе Рөстәм Сәлахов, "Тайгер" ҖЧҖ директоры Фәнис Хафизовка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бистәдә кабул ителгән гүзәл традиция буенча, кварталның иң яшь һәм иң өлкән гражданы да бүләксез калмады.
Бәйрәмдә балалар һәм өлкәннәр катнашында төрле кызыклы уеннар, спорт ярышлары уздырылды, бистә мәдәният йорты үзешчәннәре искиткеч матур концерт номерлары күрсәтте.
Альмира ГАЛИМХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәмне йомгаклау бәйгесе