Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмгә яңа төсмерләр өстәлде

Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтү уңаеннан шәһәребезнең ЗАГС бүлегендә үзенчәлекле дүрт туй узды. Беренче карашка бар да гадәттәгечә - Мендельсон вальсы, кияү белән кәләш, ата-аналар, килгән кунаклар... Ә менә ЗАГС хезмәткәрләре бүген үзгә: төрле халык киемнәрен киеп, бәйрәмгә яңа төсмерләр өстәп, дүрт өр-яңа гаиләгә хәер-фатыйха бирделәр. Язылышу мәҗлесенә яңа туган...

Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтү уңаеннан шәһәребезнең ЗАГС бүлегендә үзенчәлекле дүрт туй узды.

Беренче карашка бар да гадәттәгечә - Мендельсон вальсы, кияү белән кәләш, ата-аналар, килгән кунаклар... Ә менә ЗАГС хезмәткәрләре бүген үзгә: төрле халык киемнәрен киеп, бәйрәмгә яңа төсмерләр өстәп, дүрт өр-яңа гаиләгә хәер-фатыйха бирделәр. Язылышу мәҗлесенә яңа туган гаиләләрне котларга "Элегия" төркеме дә килде һәм гүзәл парларга җыр бүләк итте.

Луиза һәм Фәрхәт Йосыповлар, Лилия һәм Илдар Фазылҗановлар, Рәхимә һәм Илнур Бариевлар, Әминә һәм Илмир Ганиевләр гаиләсенә байлык, муллык һәм бәрәкәт билгесе булган ипи-тоз тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев