Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмегез котлы булсын!!!

Әй гомернең узулары! 18 сентябрь көнне яраткан әтиебез, бабабыз Ситдиков Фәндәс Гафур улына 80 яшь тула. Ул-хезмәт ветераны. 48 ел ПАТП өлкәсендә алдынгы шофер булып эшләде. Рәсеме һәрвакыт почет тактасында торды, медальләр, грамоталар, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр. Хәзергесе көндә ул лаеклы ялда, оныклар, оныкчыклар сөеп яши. Кадерле әтиебез, сине юбилеең...

Әй гомернең узулары! 18 сентябрь көнне яраткан әтиебез, бабабыз Ситдиков Фәндәс Гафур улына 80 яшь тула. Ул-хезмәт ветераны. 48 ел ПАТП өлкәсендә алдынгы шофер булып эшләде. Рәсеме һәрвакыт почет тактасында торды, медальләр, грамоталар, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр. Хәзергесе көндә ул лаеклы ялда, оныклар, оныкчыклар сөеп яши. Кадерле әтиебез, сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең озын булсын. әниебез белән тигезлектә, сәламәтлектә, дөньяның барлык матурлыгын күреп яшәргә язсын.

Буген синең 80 яшең тулды,

Уйнап-көлеп кенә үтмәгән.

Сиңа насыйп булган бәхет-шатлык,

Якты көннәр әле бетмәгән.

Бергә-бергә озак яшик әле,

Куанышып торыйк дөньяда.

Безгә кылган барлык яхшылыгың

Йөзе белән кайтсын сиңа да.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, кызың, оныкларың, оныкчыкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев