Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмегез белән сезне, медицина хезмәткәрләре!

Кешеләр сәламәтлеген кайгырту, авыруларны дәвалау - элек-электән иң мәртәбәле һәм хөрмәткә лаек һөнәр исәпләнә. Ул медицина хезмәткәрләреннән белем генә түгел, искиткеч түземлелек, күңел җылылыгы, шәфкатьлелек һәм фидакарьлек таләп итә. Билгеле, бу эштә табибның, шәфкать туташының әхлакый сыйфатлары гына җитми, заманча җиһазларга бай медицина учреждениеләре дә кирәк. Әйтергә кирәк, районыбызда бу...

Кешеләр сәламәтлеген кайгырту, авыруларны дәвалау - элек-электән иң мәртәбәле һәм хөрмәткә лаек һөнәр исәпләнә. Ул медицина хезмәткәрләреннән белем генә түгел, искиткеч түземлелек, күңел җылылыгы, шәфкатьлелек һәм фидакарьлек таләп итә. Билгеле, бу эштә табибның, шәфкать туташының әхлакый сыйфатлары гына җитми, заманча җиһазларга бай медицина учреждениеләре дә кирәк. Әйтергә кирәк, районыбызда бу өлкәдә шактый эшләр башкарыла, сырхауханә бүлекләре, поликлиникалар төзекләндерелде, заманча уңайлыклар тудырыла, хезмәт күрсәтү елдан-ел яхшыра бара. Авылларда яшәүчеләр турында да кайгырту бара. Яңа ФАПлар ачыла, күчмә стоматология кабинеты булдырылды һ.б.

Районның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә үз эшләрен белгән, тырыш, башкалар хәленә керә торган кешеләр эшли. Барлык табиблар, медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Сезнең барчагызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет-куанычлар телим!

Марсель Шәйдуллин, район башлыгы вазифаларын башкаручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев