Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәм итик әле, күршеләр!

Терәлеп диярлек торган йортларда яшәсәк тә, бер-беребезне белмибез дә, кайчак танымыйча да узып китәбез. Бер дә аралашмау нәтиҗәсе инде бу. Район җитәкчелеге инициативасы белән соңгы вакытта матур традициягә әйләнгән ишегалды бәйрәмнәре үзара аралашу, булган борчу-мәшәкатьләребезне уртага салып сөйләшү, гомумән тату яшәүдә зур әһәмияткә ия. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Бу көнне Манаков урамындагы...

Терәлеп диярлек торган йортларда яшәсәк тә, бер-беребезне белмибез дә, кайчак танымыйча да узып китәбез. Бер дә аралашмау нәтиҗәсе инде бу. Район җитәкчелеге инициативасы белән соңгы вакытта матур традициягә әйләнгән ишегалды бәйрәмнәре үзара аралашу, булган борчу-мәшәкатьләребезне уртага салып сөйләшү, гомумән тату яшәүдә зур әһәмияткә ия.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Бу көнне Манаков урамындагы ишегалды Сабан туе мәйданын хәтерләтте. Кварталда энә төртер урын да булмады дисәк, һич тә арттыру булмас. Эскәмияләргә утырган әби-бабайларның, әллә кайчангы ахирәтләрен очраткандай, сөйләшеп сүзләре бетми. «Менә шундый бәйрәмнәр булмаса, кайчан очрашырлар иде икән», дип көлемсерәп куясың. Күңелле музыка авазлары, милли киемле сәхнә осталары, шатлыгын кая куярга белми чыр-чу килеп йөгерешкән бала-чага өйдәгеләрне дә тартып чыгарды.
- Бергә-бергә эшләргә дә, менә шулай күңелле итеп ял чараларын да үткәрергә язсын! - диде муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин.
Ул шулай ук подъездларны, ишег алларын чип-чиста итеп җыештырып торучы Диләрә Шәяхмәтова белән Зөлфия Габдуллинага, "Тулай торак" ҖЧҖ хезмәткәрләре Сергей Сухарев белән Равил Газизовка Рәхмәт хатлары тапшырды. Тәбрикләүләрне "Универсал" ТСЖ җитәкчесе Элеонора Алчина дәвам итте. Ул бу кварталда яшәүче юбилярлар, ветераннарга истәлек бүләкләре тапшырып, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Алар арасында сугыш чорында фидакарь хезмәт куйган тыл ветераннары Наилә Хәмидуллина, Фәнүзә Галимова, хезмәт ветераннары Гаяз Шиһапов, абруйлы укытучы Сәрия Тимербаева, үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Нәфис Фәйзуллин, бик күпләрнең гомерен саклап калган донор Дамир Кулуевлар бар.
Район җитәкчелегенең халык белән көнкүреш проблемалары хакында сөйләшеп алуы да бәйрәм ямен җибәрмәде.
- Башка шәһәрләрдә почмак йортларны тышлаганнарын күргән бар. Бездә дә булмасмы икән? Кайчакта я юрган төшеп китә, я бабай чыгып китә, салкын бит, - дип көлдереп алды жор телле бер ханым.
- Бу эскәмияләрне нигә ишек алдына каратып куймадылар икән? Менә бүген дә шуннан гына карап утырыр идем, - дип сүзгә кушылды икенчесе.
Яшәүчеләр суның кайнарланмавы, канализациягә бәйле сораулар белән дә мөрәҗәгать иттеләр.
Ә бәйрәм кызганнан-кызды. Ул "Хәзинә", Калинушка", "Җанашым" фольклор ансамбле, район үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды.
Биредә яшәүчеләр арасында иң матур чәчкә үстерүче, иң тәмле ризык пешерүче, кул осталары, рәсем ясаучылар кем икән? Бәйгеләрдә җиңүчеләрне билгеләү өчен жюри әгъзаларына шактый тир түгәргә туры килде.
Бәйрәмдә спорт уеннары да читтә калмады. Әсәй, Урсай, Кәкре Елга, Тымытык авылларыннан килгән укучылар футбол уенында көч сынашты. Җанатарлар волейбол мәйданчыгын сырып алды. Биредә район җитәкчелеге, "Азнакайнефть" идарәсе, ветераннар командалары көч сынашты. Шулай шул, безнең җитәкчеләр сәламәт яшәү рәвеше хакында сөйләп, чаралар оештырып кына калмый, ә бәлки анда үзләре дә бик теләп катнаша. Менә кайда ул чын үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәм итик әле, күршеләр!