Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәм бәлага әйләнмәсен

Яңа ел бәйрәмнәре якынлашуга, пиротехника әйберләре иң популяр товарга әйләнә. Әмма аларны сату, саклау кагыйдәләрен үтәмәү, дөрес кулланмау нәтиҗәсендә янгын куркынычы арта. Бәйрәмнәребез бәла-казасыз, күңелле узсын өчен кайбер кайгыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк. Беренчедән, пиротехник эшләнмәләрне бары тик махсуслашкан кибетләр, яки секцияләрдән генә сатып алыгыз! Аларны кулдан, базар, киоск, ларек, вокзаллардан...

Яңа ел бәйрәмнәре якынлашуга, пиротехника әйберләре иң популяр товарга әйләнә. Әмма аларны сату, саклау кагыйдәләрен үтәмәү, дөрес кулланмау нәтиҗәсендә янгын куркынычы арта. Бәйрәмнәребез бәла-казасыз, күңелле узсын өчен кайбер кайгыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк.

Беренчедән, пиротехник эшләнмәләрне бары тик махсуслашкан кибетләр, яки секцияләрдән генә сатып алыгыз! Аларны кулдан, базар, киоск, ларек, вокзаллардан алудан ерак торыгыз. Пиротехника металл шкафларда янгынга каршы бүлемнәр белән бүленгән биналарда сакланырга, башка товарлардан аерым торырга тиеш. Алар янгын куркынычы булмаган товарларны сату бүлекләре, баскыч мәйданчыклары һәм башка эвакуацияләү урыннарыннан 4 метрдан да якын арада урнаштырылырга тиеш түгел. Шулай ук турыдан-туры кояш нурлары төшү, явым-төшемнән саклагыз! Моннан кала пиротехника эшләнмәләренең сертификация таләпләренә күз салу зыян итмәс. Саткан вакытта сатучы законда каралган тәртиптә барлык мәгълүматларны да ирештерергә бурычлы.

Яңа ел бәйрәмнәрен куркынычсыз уздыру максатында 15 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр чорда җөмһүриятебездә янгынга каршы аеруча режим кертелә.

Аның нигезендә пиротехниканы сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексыннан 1 мең метр; торак-коммуналь, авыл хуҗалыклары, кешеләр күп җыелган биналардан 100 метр читтә генә кулланырга рөхсәт ителә.

"Шартлаткыч"ларны сатканда, саклаганда һәм кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен сакланмаган гражданнар һәм юридик затларга карата административ җаваплылык каралган. Әлеге закончалык нигезендә бу чорда тиешле таләпләрне сакламаган гражданнар - 2 меңнән 4 меңгә кадәр, җаваплы кешеләр15-30 мең; юридик затлар исә 400 меңнән 500 мең сумга кадәр административ штрафка тартылырга мөмкиннәр.

Равил Хөсәенов, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәм бәлага әйләнмәсен