Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Азнакайда ВИЧ-инфекция белән авыруның тагын 5 очрагы теркәлгән

Һәр елны май аенда СПИДтан вафат булганнарны искә алу көне уздырыла. Эпидемия башланганнан алып, 30 ел эчендә иммун дефицитыннан планетада 25 миллионнан артык кешенең гомере өзелгән, 60 миллионлап кеше инфекция йоктырган. Хәзер дә бу вирус белән һәр көнне җир шарында 7 мең кеше зарарлана. Районыбызда да хәл торышын яхшы дип...

Һәр елны май аенда СПИДтан вафат булганнарны искә алу көне уздырыла. Эпидемия башланганнан алып, 30 ел эчендә иммун дефицитыннан планетада 25 миллионнан артык кешенең гомере өзелгән, 60 миллионлап кеше инфекция йоктырган. Хәзер дә бу вирус белән һәр көнне җир шарында 7 мең кеше зарарлана.

Районыбызда да хәл торышын яхшы дип булмый. 2014 ел башына (исәп алып барыла башлаганнан бирле) ВИЧ-инфекция белән авыруның 190 очрагы теркәлгән, аларның 5е - балалар. Быел гына да шундый 5 яңа очрак теркәлгән. Мондый очракларның күпчелеге Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсендә.

ВИЧ йоктыруның өч төп юлы турында инде һәркем белә: җенси, кан аша, анадан - туачак балага. Ул - мәкерле авыру. Аны тулысынча дәвалап бетерү мөмкин түгел. Район поликлиникасының инфекция кабинетында һәркем тикшерү үтә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быел Азнакайда ВИЧинфекция белән авыруның тагын 5 очрагы теркәлгән