Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Азнакайда малайлар кызларга караганда күбрәк туган

Кеше туганнан башлап, фани дөньяга күчкәнгә кадәр ЗАГСка аның "эше" төшә, ягъни бу бинага аяк басмаган кеше юктыр ул. Ни дисәң дә, белешмә-кагәзь дигәннең һәрчак кирәге чыгып куя. Язы-сызу тормышыбызга үтеп кергәннән бирле бүгенге көнгәчә ЗАГС бүлегенең асылы шул калса да, эш ысуллары елдан-ел үзгәрә, камилләшә бара. Бүлек җитәкчесе Элфинур...

Кеше туганнан башлап, фани дөньяга күчкәнгә кадәр ЗАГСка аның "эше" төшә, ягъни бу бинага аяк басмаган кеше юктыр ул. Ни дисәң дә, белешмә-кагәзь дигәннең һәрчак кирәге чыгып куя.

Язы-сызу тормышыбызга үтеп кергәннән бирле бүгенге көнгәчә ЗАГС бүлегенең асылы шул калса да, эш ысуллары елдан-ел үзгәрә, камилләшә бара. Бүлек җитәкчесе Элфинур Хәйретдинова белән әңгәмәбезне шуннан башлап, җирлегебез тормышын чагылдырган кызыклы фактларга да тукталдык.

- Элфинур Вазыйховна, сүзебезне саннардан башлыйк әле. Бүгенге көндәге халык саны статистикасы ничек?

- 2014 елның 1 гыйнварына районда яшәүчеләр саны 65348 кеше тәшкил итте. Пенсия яшендәгеләр 19444, ягъни якынча һәр өченче азнакайлы. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр 4125 һәм укучылар саны 6915 җитте. Соңгы елларда бала туу арта. Узган ел гына да 832 нарасый дөньяга аваз салды. Бу соңгы 10 елда иң югары күрсәткеч.

- Дәүләтнең максатчан программалары барыбер үз нәтиҗәсен бирә, шулай бит?

- Әлбәттә. 2005 елдан гамәлгә кергән шул ук ана капиталы, мәсәлән. 2013 елда туган балаларның 39,6 проценты гаиләдә беренче бала булса, икенче һәм өченче, аннан соңгы балалар туу 3 проценттан 60,4 процентка артты.

- Ә быелгы саннарга килгәндә?

- Беренче кварталда 188 бала туу акты теркәлде. Малайлар күбрәк - 98. Бәбиләрнең ике пары - игезәкләр.

- Алар барсы да әти-әниле, тигез гаиләдә туган сабыйлармы?

- Кызганычка каршы, алай дип әйтеп булмый шул. Быел дөньяга килгән һәр 8нче (13 процент) бала тулы булмаган гаиләнеке. Сүз уңаеннан, сабыйлардан баш тарту очракларының сизелерлек кимүе куандыра. Әйтик, 2006 елда бала тудыру йортында 3 нарасыйны калдырсалар, соңгы 7 ел эчендә бары тик 1 шундый очрак теркәлде.

- Хәзерге яшьләр гаилә корырга бик атлыгып тормый, димәк бала табу яше дә соңара төшә?..

- Быелгы иң олы яшьтәге әнигә - 44, әти кешегә - 59.

- Нинди исемнәр модада?

- Әмир, Сәмир, Данил, Ислам, Алмаз, Әминә, Ясминә, Мәликә, Ралина, Саида, ә инде "эксклюзив"ларга килгәндә, Амирана, Андраник, Асиман, Иделия, Ахрор, Илзур...

- Никахлар мәсьәләсендә хәл торышы ничек?

- Быелга чыккач 71 пар гаилә корды, бу узган елның бу чорындагыдан 0,9 процент кына булса да (республикада бу күрсәткеч 9 процентка кимеде) артыграк. Өйләнешүчеләрнең күпчелеге 20-29 яшьлекләр. Узган елгы иң "карт" кияү 62, килен 60 яшьлек иде.

- Гадәттә нинди яшьтә күбрәк аерылалар?

- Нибары 5-9 ел бергә яшәп алган яшьләр. 2014 елның беренче кварталында 44 гаилә аерылышты. 3 очракта ике як та бер фикердә булса, 41е (68 процент) суд карары нигезендә.

- Аерылышуның төп сәбәбен күпчелек нидә күрә?

- ЗАГС бүлеге тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләреннән чыгып әйткәндә, холыклар килешеп бетмәү, хыянәт итү, әти-әни белән уртак тел тапмау, тору урыны булмауда. Һәр парның үз сәбәбе. Кагыйдә буларак, бергә тормыш итүнең 5-7 елында уртак тел табылса, проблемалар бергәләп хәл ителсә, гаилә ныгып китә.

Шуңа да бу чорда ике якның да сабырлыгы аеруча мөһим. Әлбәттә, балалары гаиләләрен саклап калуда әти-әнинең йогынтысы, буыннар бәйләнеше, борын-борыннан килгән матур йолаларыбызны үтәп яшәү шулай ук үз ролен уйный. Район җитәкчелеге тарафыннан гаилә институтына җитди игътибар бирелә.

Ел әйләнә дәвам иткән гаилә бәйрәмнәре, юбилярларны, яшь парларны тәбрикләү, буыннар очрашулары, сабыйларны бала тудыру йортыннан тантаналы озату, ана капиталы тапшыру... - барсы да шуңа юнәлтелгән.

- 15 майда Бөтендөнья Гаиләне саклау көне. Аңа да хәзерлек бара торгандыр?

- Аны бик матур бәйрәм ясап үткәрергә ниятләп торабыз. "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаленә кандидатуралар сайлап алу бара. Монда хезмәт коллективларының да активлыгын сорар идек. Азнакайлыларга теләгем шул: сөю-сөелү кадерен белеп, гаилә җылысын саклап, һәрбарчагызга бәхетле яшәргә язсын!

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быел Азнакайда малайлар кызларга караганда күбрәк туган