Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Азнакай хуҗалыкларда печән хәзерләү эшләре бик җиңелдән бармый

Быел хуҗалыкларда печән хәзерләү эшләре бик җиңелдән бармый. Көннәр эссе тору сәбәпле, күпьеллык үләннәр куе булып үсә алмады. Яңгырлар исә аларын да җыйнап алуда авырлыклар тудырды. Шәхси хуҗалыкларда хәлләр ничегрәк икән? Печән хәзерли алалармы? Әллә инде хуҗалыктан бирерләр әле дип өмет итеп яталармы? Мөгезле эре терлек асраучы берничә кешегә әнә...

Быел хуҗалыкларда печән хәзерләү эшләре бик җиңелдән бармый. Көннәр эссе тору сәбәпле, күпьеллык үләннәр куе булып үсә алмады. Яңгырлар исә аларын да җыйнап алуда авырлыклар тудырды. Шәхси хуҗалыкларда хәлләр ничегрәк икән? Печән хәзерли алалармы? Әллә инде хуҗалыктан бирерләр әле дип өмет итеп яталармы? Мөгезле эре терлек асраучы берничә кешегә әнә шундый сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

Рәмзия Газиева, Татшуган авылы:
Яңгыр ява, үлән үсә тора. Пай җиребез үзебездә, анда үлән чәчтек. Тракторыбыз, ирем, өрлектәй малайларым бар. Чабабыз да алабыз без аны, җитмәгәнен сатып алабыз. Саламын хуҗалыктан бушка бирәләр. Ике сыерыбыз, бозаулар, 35 баш казыбыз, тавыклар бар. Шуңа да табыннарыбыз мул, сыйлы. Сатып алганның бәрәкәте булмый бит аның. Бигрәк тә ишле гаиләдә. Улым Рамис, киленем Алсу, эреле-ваклы оныклар белән шау-гөр килеп яшәп ятабыз.

Алиса Григорьева, Сәпәй авылы:
Хәзер әби-бабайларның буш ятучы бәрәңге бакчалары бик күп бит. Сөйләштек тә авылда әнә шундый биш бакчада үлән чәчтек. Аларга да файда, безгә дә. Олы кешегә күп тә кирәкми: якты йөз, мал суйганда азрак итен бирсәң. Менә шулай үзара килешеп эшлибез. Терлек азыгын күптән әзерли башладык инде, чөнки маллар күп, биш баш савым сыер гына бар, тагын бозау, үгезләр. Гаилә башлыгыбыз - Сергей көн-төн хуҗалыкта эштә. Әбәткә кайтса, ашарга да җитешми. Армиядән кайткан улым Денис, әни, сыерга кадәр савучы 7 нче сыйныфта укучы Эльвина белән Элиза, Лиана, киявебез Салават, Эмиль - минем төп ярдәмчеләрем. Балалар эштә чыныгып, хезмәт сөючән булып үсәләр, тәртипсезләнеп йөрергә вакытлары калмый. 10 яшьлек Эмиль көн саен терлекләргә кычыткан җыя.

Пай җиренә бик өметләнмибез, хуҗалыкта печән начар. Яңгырлардан соң үләннәр бераз күтәрелеп китте китүен. Печәнне ел әйләнәсе хәзерләмисең бит инде аны, бер генә вакыт, түзәргә була. Сарай өстендәге сәндерәбез тулып килә. Бакчаларда бинзочалгы, ә урман буйлары, уйсулыклардан трактор белән чабабыз. "Азнакай" АФ" җәмгыяте саламын бирә. Сөтне капка төбеннән үк килеп җыялар, район башлыклары савым аппараты бүләк итте. Аңа рәхмәтебезнең чиге юк.

Нәсих Сабиров, Кәкре Елга авылы:
Менә урындыкка утырдым да, нишләргә микән, чабып ташласам, яңгыр явармы икән дип борчылып утырам. Бер 10-15 төргәк печән генә хәзерләдем әле. Быел хуҗалыктан да бик "таммас" дип уйлыйм, үзләренә дә авыр. Санаулы ял көннәрен дә әрәм итәсе килми. Казанда югары уку йортларында укучы малайлар да практикага китәбез дип торалар. Әти-әниләре авылда яшәүче студентларны җәйгә ярдәмгә туган җирләренә җибәрсеннәр иде. Бик күп язып, мактап ташламагыз әле, кышын республикакүләм семинар вакытында малларыма бик сокланганнар иде, бераз күз тиде, чирләштереп тә алдылар...


Печән хәзерләүчеләр белән Нәсимә ФАЗЛЫЕВА сөйләште

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быел Азнакай хуҗалыкларда печән хәзерләү эшләре бик җиңелдән бармый