Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел «Цифрлы икътисад» проекты буенча 3 мең укучы мәгълүмати технологияләрне өйрәнәчәк

Республикада 23 меңнән артык кеше цифрлы икътисад юнәлешендә белемнәрен камилләштерәчәк.

«Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда 55 Яндекс-Лицей һәм 65 IT-сыйныф ачылачак. 

Агымдагы елда бер мең бала — Яндекс-Лицейда, ә 900 бала «IT-академия» курсларында белем алачак. Моннан тыш, 500 бала өчен «IT-cube» үзәгендә компьютер технологияләре һәм робототехника серләрен үзләштерү мөмкинлеге тудырылачак.  «Школа 21» проекты исә 500 баланы укырга кабул итәчәк.

Проект кысаларында өлкәннәрне дә укыту каралган. 9 929 студентны цифрлы икътисад өлкәсендә төп компетенцияләр буенча әзерләп чыгарачаклар. 

Республикада тагын 13 мең кешене өстәмә белем бирү программасы кысаларында шундый ук компетенцияләргә өйрәтәчәкләр. 

Бүгенге Республикабыз «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын һәм шул юнәлештәге «Мәгълүмати инфраструктура», «Мәгълүмати куркынычсызлык», «Цифрлы технологияләр», «Цифрлы дәүләт идарәсе», «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» кебек биш федераль проектны тормышка ашыру буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булып тора.

Киләчәктә республиканың 40 процентын цифрлы хезмәтләр белән эш итәргә өйрәтү максаты куелган. Талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен махсус программа һәм проектлар гамәлгә ашырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев