Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Буыннар чылбырын ялгап

Очрашу мизгеле Узган шимбәдә Кәкре Елга авылы Мәдәният йортында Азнакай район һәм шәһәр ветераннар советы оешуның 40 еллыгы уңаеннан эстафета тапшыру узды. Анда район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Темирбулатова, мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрхәт Шәйхулов, «Марс» ҖЧҖ җитәкчесе Хәбиб Баянов,...

Очрашу мизгеле

Узган шимбәдә Кәкре Елга авылы Мәдәният йортында Азнакай район һәм шәһәр ветераннар советы оешуның 40 еллыгы уңаеннан эстафета тапшыру узды.

Анда район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Темирбулатова, мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрхәт Шәйхулов, «Марс» ҖЧҖ җитәкчесе Хәбиб Баянов, Мәлбагыш һәм Кәкре Елга авыллары башлыклары, ветераннары катнашты.

- Тарихыбызны, авылыбыз кешеләре, аларның игелекле гамәлләре турында үзебез белгәннәрне киләчәк буыннарга җиткерү - ветераннар алдында торган бурычларының берсе. Без һәрбер авыл ветераннар советында, әлбәттә, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә шундый истәлекле тарихи альбом булдыру турында килештек. Алай гына да түгел, альбомнарны эстафета итеп башка авылларга тапшырабыз. Бу районның ветераннар хәрәкәтен күзалларга ярдәм итәчәк. Әлеге чара үзара аралашу, фикер алышу да, - диде район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов.

Ул шулай ук район ветераннар советы тарихына күзәтү ясады, киләчәктә ветераннар белән эштә фикер, тәкъдимнәрен кертте. Мәлбагыш һәм Кәкре Елга авылының актив, өлкән яшьтәге ветераннары Сәйдә Зарипова һәм Гөлнәзирә Шәйхулованың иңнәренә ап-ак шәл япты.

Мәлбагышлыларның кәкреелгалыларга истәлек альбом-эстафетасын тапшыру кичәнең иң тантаналы минутлары булды. Кунакларны чәк-чәк, ипи-тоз, якты йөз белән каршы алдылар. Мәлбагышлылар исә истәлек альбомы белән бергә бүләккә зур концерт программасы да хәзерләп килгән иде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре (җитәкчесе Нәҗибә Хаҗиева) һәм ветераннар советы (рәисе Зинфира Фәйзрахманова) хәзерләгән концерт программасын тамашачы алкышларга күмде.

Эстафета дәвам итә: кәкреелгалыларны әлкәйлеләр көтә.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев