Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Буровиклар өчен яңа техника

"Азнакай нефтемаш заводы" ААҖ коллективының тотрыклы эшләве, беренче чиратта, аның нефть сәнәгатендә бара торган алгарышларны вакытында тоеп, һәрьяклап өйрәнеп, заман таләпләренә җавап бирердәй яңадан-яңа төр продукцияләр җитештерүендә. Соңгы вакытта гына да завод, Татарстан буровиклары заказын үтәп, барысы да "КамАЗ" шассие базасында булган яңа төрдәге өч техника - бораулау җиһазларын ремонтлау...

"Азнакай нефтемаш заводы" ААҖ коллективының тотрыклы эшләве, беренче чиратта, аның нефть сәнәгатендә бара торган алгарышларны вакытында тоеп, һәрьяклап өйрәнеп, заман таләпләренә җавап бирердәй яңадан-яңа төр продукцияләр җитештерүендә.

Соңгы вакытта гына да завод, Татарстан буровиклары заказын үтәп, барысы да "КамАЗ" шассие базасында булган яңа төрдәге өч техника - бораулау җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү өчен "АРОК", үзендә кием киптерү бүлмәсе булган күчмә ремонт мастерское - "ПРМ-сушилка" һәм ремонт ясау җайланмаларыннан тыш, вахта йөртү кабинасы да булган "ПРМ-вахтовка" агрегатларын җитештерде. Россиянең башка бер генә төбәгендә дә аналогы булмаган әлеге могҗиза-техникаларның кайбер үзенчәлекле сыйфатлары белән таныштырып үтү бораулау сәнәгатендә эшләүче якташларыбыз өчен бер дә артык булмастыр төсле.

Мисалга "ПРМ-сушилка"ны алыйк. Биредә кислород һәм пропан баллоннары, инструментлар урнаштыру өчен йөк бүлентеге, кул юу, азык кабул итү урыны, кием киптерү шкафы бар. Дежур бригаданың алты кешесенә исәпләнгән, җылытыла торган пассажир салоны автобус креслолары, куркынычсызлык каешлары белән җиһазланган.

Бораулаучыларга үзләре белән еш кына ашыгыч рәвештә кирәкле инструментлар, запас частьләр алырга туры килә. Ә вахта илтү белән шөгыльләнүче пассажир автобусларында аларны йөртү катгый тыела. "Нефтемаш"лылар бу проблемадан чыгу юлын да тапканнар. "ПРМ-вахтовка" агрегаты корпусы бүлентекләренең ныклык дәрәҗәсе механик йөк һәм унике кеше йөртүгә исәпләнгән. Шулай ук аерым кием киптерү, юыну урыннары да бар.

Бораулау җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү өчен махсус эшләнгән "АРОК" агрегаты, алдагы елларда нефтьчеләр өчен чыгарылганнарына караганда, заманча эшләнеше белән тышкы ягыннан ук аерылып тора. Аңа, өстәмә рәвештә, Американың "Линкольн" компаниясе җитештергән инверторлы эретеп ябыштыру станциясе, кыр шартларында бораулау җиһазларын ремонтлау өчен көчле гидравлик домкрат, 32 метр арага май кудыру егәрлеге булган насос куелган.

Узган атна азагында әлеге агрегатларны буровикларга тәкъдир итү булды. Анда "Татнефть" ААҖнә караган "Татбурнефть" идарә итү компаниясе директорының беренче урынбасары - баш инженер Сергей Мартынов җитәкчелегендәге делегация катнашты. Яңа техника мөмкинлекләре белән "Азнакай Нефтемаш заводы" генераль директоры урынбасары Ринат Зарипов таныштырды, заказчыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Визит йомгакларыннан кунаклар канәгать калды. Алга таба да үзара хезмәттәшлек итү, вышка монтажлаучылар өчен махсус агрегат проектын булдыру турында да киңәшүләр булды.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев