Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Буровиклар өчен истәлекле ел

Бораулаучылар коллективының еллык конференциясендә "Бурение" ҖЧҖ филиалы - Азнакай бораулау эшләре предприятиесе начальнигы Эльнур Гыймазов үзенең чыгышын шул сүзләр белән башлады. Чыннан да, гади бер район үзәге саналган Азнакайның кыска гына вакыт эчендә эшчеләр бистәсе, аннан шәһәр булып үсеп җитүенә 60 еллык данлы тарихы булган буровиклар коллективы керткән өлешне бәһаләп...

Бораулаучылар коллективының еллык конференциясендә

"Бурение" ҖЧҖ филиалы - Азнакай бораулау эшләре предприятиесе начальнигы Эльнур Гыймазов үзенең чыгышын шул сүзләр белән башлады.

Чыннан да, гади бер район үзәге саналган Азнакайның кыска гына вакыт эчендә эшчеләр бистәсе, аннан шәһәр булып үсеп җитүенә 60 еллык данлы тарихы булган буровиклар коллективы керткән өлешне бәһаләп бетерерлек түгел. Бүген дә ул шәһәр бюджетын формалаштыручы чыганакларның берсе.

Хисап елында предприятие 190 мең 237 метр тау токымы бораулаган, задание 103 процентка үтәлгән. 115 урынына 117 скважина тапшырылган. Алыначак керемнәре 243 млн. сум белән бәяләнә. Ике бораулау цехының барлык бригадалары да планнарын уңышлы үтәгән. Мастерлар Ирек Сафиуллин, Риф Хуҗин, Камил Фәсхетдинов коллективлары иң югары күрсәткечләргә ирешкән.

Предприятиедә сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга да зур әһәмият бирелә. Башлыча искергән төп җитештерү чаралары белән эш алып барылган бүгенге көндә бу аеруча мөһим.

Коллектив килешүнең үтәлеше турында профком рәисе урынбасары Әлфәрит Гәрәев хисабы тыңланды. Докладлар буенча фикер алышуда белгечләр Руслан Шәфигуллин, Данис Корманов, Владимир Чернов, Илһам Арслангалиев, Ринат Газизҗанов катнашты.

Җыелышта "Бурение" ҖЧҖ баш инженеры вазифаларын башкаручы Александр Луконин, профком рәисе Илдар Вәлиев, Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров катнашты һәм тирән эчтәлекле чыгыш ясады.

Шулай ук югары инстанциядәге предприятиеләр конференциясенә делегатлар сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев