Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Боз кузгалганда сак булыгыз!

Язгы чорда бозда, сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белеп торырга кирәк. Статистика мәгълүматлары буенча язгы чорда кешеләр еш кына боз киткән чорда бәла-казага тарыйлар. Шуны исегездән чыгармагыз, тәүлек дәвамында температура плюс торганда боз өслеге структурасы кинәт үзгәрә. Яр буйларында һәм башка кайбер урыннарда боз эреп ачыла. Мондый урыннарда аеруча сак булырга,...

Язгы чорда бозда, сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белеп торырга кирәк. Статистика мәгълүматлары буенча язгы чорда кешеләр еш кына боз киткән чорда бәла-казага тарыйлар. Шуны исегездән чыгармагыз, тәүлек дәвамында температура плюс торганда боз өслеге структурасы кинәт үзгәрә. Яр буйларында һәм башка кайбер урыннарда боз эреп ачыла. Мондый урыннарда аеруча сак булырга, иң яхшысы урап үтәргә кирәк. Төркем белән боз аша чыкканда бер-берең арасында 5-6 метр ара сакланырга тиеш. Шулай ук иң беренче баручыга ул-бу булса, ярдәм итәргә һәрчак әзер торырга кирәк. Боз эрегән урыннарны күрсәгез, аны кулда булган әйберләр белән әйләндереп алыгыз. Әгәр дә ярдәм сигналларын ишетсәгез, 01,112 номерлары аша коткару службасын чакырыгыз. Төгәл вакыты, урыны, вакыйганың нинди характерда булуын әйтегез!

Боз эрегәндә анда уйнап йөрүче балаларны күрсәгез, ярамаганлыгын кисәтегез, мисаллар китереп аңлатыгыз! Әти-әниләргә дә балаларына игътибарлы булырга һәм бу турыда балары белән сөйләшергә кирәк. Кечкенәләрнең үзләрен генә чыгарып җибәрмәгез!

Елга буйларына урнашкан торак йорт хуҗалыры да алдан ук саклык чаралары күрергә: тиешле күләмдә азык-төлек, эчә торган су запасы, мал-туар, кош-кортны күчерү урыннарын әзерләп куярга кирәк. Авыл җирлекләре башлыклары һәм җаваплы хезмәткәрләр ташу чорында куркынычсызлык чаралары турында җыеннар уздырырга тиешләр.

А. ТАРАСОВ, кече суднолар буенча дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Боз кузгалганда сак булыгыз!