Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара...

«Рябинушка»ның яшь артистлары Азнакайның легендар шәхесе, бию сәнгате остасы Илдар Манюров истәлегенә районыбызда ел да "Бию планетасы" фестивале үткәрү матур гадәткә керде. Быел да ул зур оешканлык белән, биюгә һәвәс коллективлар (утызга якын) һәм осталарның актив катнашында барды. Һәрвакыттагыча, ул Халыкара бию көненә туры килде. Сайлап алу туры 5-9, 10-12,...

«Рябинушка»ның яшь артистлары

Азнакайның легендар шәхесе, бию сәнгате остасы Илдар Манюров истәлегенә районыбызда ел да "Бию планетасы" фестивале үткәрү матур гадәткә керде. Быел да ул зур оешканлык белән, биюгә һәвәс коллективлар (утызга якын) һәм осталарның актив катнашында барды. Һәрвакыттагыча, ул Халыкара бию көненә туры килде.

Сайлап алу туры 5-9, 10-12, 13-15, 16-25, 26 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында үтте. Фестивальдә катнашырга теләүчеләр бик күп булып, аны оештыручылар хаклык хакимлек итсен дигәннән чыгыпмы, жюри рәислегенә Лениногорскның "Империя" бию коллективы җитәкчесе Ольга Камзинаны дәшкәннәр.

Сәхнәдә биючеләр бер-берен алыштыра тора. Әле тәпи генә йөри башлаган кечкенәләрдән алып, олы сәхнәләр яулап чын артистларга әверелгәннәре дә бар. Халык, заманча, шаян биюләр башкарып ут өерттеләр. Тамашачы тугарылып хозур кылды үзләрен. Әлбәттә, фестивальнең олы кунагы - Илдар Хәсәновичның җәмәгате Оркыя ханымны хөрмәтләп чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

Шулай итеп, гала- концертка иң-иңнәр генә үтте һәм район-шәһәр Мәдәният йортында ул көнне кичен чын мәгънәсендә бию бәйрәме хакимлек итте. Фестивальнең гран-прие хаклы рәвештә сәнгать мәктәбенең "Огоньки" бию коллективына (җитәкчесе Лилия Галимова) бирелде. Беренче урында - Балалар иҗат үзәгенең "Перышки" (Фирүзә Кадырмаева), сәнгать мәктәбенең "Балачак" (Миләүшә Абдуллина), район-шәһәр Мәдәният йортының "Лилия" (Лилия Закирова), үзәк сырхауханәнең "Дыхание города" (Марат Хурамшин), Сукаеш мәдәният йортының "Наз" (Әлфия Сабитова); икенче урында - "Рябинушка" балалар бакчасы (Жанна Кассирова), Актүбәнең "Пять с плюсом", "Элегия" (Елена Баландина), район-шәһәр Мәдәният йортының "Мирас" (Фирүзә Кадырмаева), "Би клаб" (Александр Мөхәммәтҗанов); өченче урында - Актүбә сәнгать мәктәбенең "Непоседы", "Территория детства" (Элла Насыйрова), Татшуганның "Аккош" (Асия Мөхәммәтгарипова), Сукаешның "Наз" (Әлфия Сабитова), социаль яклау идарәсенең "Настроение" (Оксана Берсенова) коллективлары. Җиңүчеләрне котлап, жюри рәисе О.Камзина һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.Темирбулатова диплом һәм кубоклар, истәлек бүләкләре тапшырды. Чыгыш ясаучыларның фикере тамашачыларныкы белән тәңгәл иде: җанга ял, күңелләргә дәрт өстәгән мондый матур фестивальләр киләчәктә дә дәвам итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев