Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Биш балам – биш бәхетем

Нәрсә ул бәхет? - Ана булудан, балаларыңны кочагыңа алып сөюдән, аларның уңышларына куанып-сөенеп яшәүдән дә зур бәхет юк, - ди биш бала анасы Зөлфия Калестратова. - Бәхетне эшеңә барасы килеп, ә эшеңнән өеңә кайтасы килеп тору, диләр. Мин менә нәкъ шундый бәхетле кешеләрнең берсе инде. Оператор булып эшлим мин, эшемне...

Нәрсә ул бәхет?

- Ана булудан, балаларыңны кочагыңа алып сөюдән, аларның уңышларына куанып-сөенеп яшәүдән дә зур бәхет юк, - ди биш бала анасы Зөлфия Калестратова.

- Бәхетне эшеңә барасы килеп, ә эшеңнән өеңә кайтасы килеп тору, диләр. Мин менә нәкъ шундый бәхетле кешеләрнең берсе инде. Оператор булып эшлим мин, эшемне бик яратам. Ә смена беткәч, өйгә бәйрәмгә кайткан кебек кайтам. Анда бит мине күпме шатлык, сөенеч: яраткан хатыным, балаларым көтеп тора, - дип әңгәмәгә кушыла гаилә башлыгы Вячеслав Владимирович.

Зур, тату гаиләдә балалар да эш сөючән, игелекле, ярдәмчел булып үсәләр. 9 нчы сыйныфта укучы өлкән уллары - Вадим, 8 нче сыйныфтагы - Руслан, 4 сыйныфтагы Карина турында да мәктәптән гел яхшы хәбәрләр генә килеп тора. 4 яшьлек София абый-апаларынан аермалы буларак, әле балалар бакчасына гына йөри.

Көндезләрен Зөлфия 11 айлык Илья белән үзе генә өйдә калса, кичләрен өй гөрләп тора.

- Бүгенге заманда биш бала тәрбияләү авыр түгелме соң? -дигән соравыма Зөлфия яңгыратып бер көлде дә (күрәсең ул бер дә зарлана белә торган кеше түгел):

- Ю..ю..к бик күңелле яшибез без. Өлкән яшьтәге балалар кечеләрен карарга булышалар. Курчак кебек уйныйлар алар нәниләре белән. Тормыш иптәшең белән бер-береңне аңлап, ярдәмләшеп яшәгәндә бер авырлыгы да юк аның. Бианам Александра Ивановна, әти-әниләрем Рәфига һәм Нургали Кәримовлар да бик ярдәмчелләр. Хөкүмәтебез, район җитәкчеләренә рәхмәт, әле менә күпбалалы гаилә буларак, җир бирделәр. Анда төзелеш эшләрен башлап җибәрдек инде. Балалар белән яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, мал асрап яшисе килә. Кечебез тугач, район үзәгендә матур кичә уздырып, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бүләкләр тапшыргач та бик күңелебез булды. Без гаиләбез белән балалар яратабыз. Әниләр көне уңаеннан сеңлем Светлана Лотфуллина турында да языгыз әле. Бишенче нәниебезне бер үк көнне таптык бит. Ана булу - зур бәхет ул. Исән-имин, тәүфыйклы гына була күрсеннәр!

Зөлфия һөнәре буенча педагог. Актүбә сәнгать мәктәбендә шул ук вакытта гомумбелем мәктәпләрендә укучыларны сәнгать серләренә өйрәтә ул. Менә нәние бераз үсә төшкәч, кабат яраткан эшенә чыгар. Күңелендә булган мәхәббәт, игелек һәм шәфкать үзенекеләргә дә, укучыларга да җитәрлек аның.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Биш балам – биш бәхетем