Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Биредә заманча эшлиләр

Нәкъ бер ел элек Азнакайда оештырылган, республиканың башка төбәкләрендә аналогы булмаган "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк" (МФЦ) шушы кыска гына вакыт эчендә шәһәр һәм авыл халкында ихтирам казанырга өлгерде. Аның директоры Илвира Пузырева белән бүгенге әңгәмәбез - әлеге үзәк эшчәнлеге хакында. - Илвира Гаязовна, үзәк хезмәтенең...

Нәкъ бер ел элек Азнакайда оештырылган, республиканың башка төбәкләрендә аналогы булмаган "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк" (МФЦ) шушы кыска гына вакыт эчендә шәһәр һәм авыл халкында ихтирам казанырга өлгерде. Аның директоры Илвира Пузырева белән бүгенге әңгәмәбез - әлеге үзәк эшчәнлеге хакында.

- Илвира Гаязовна, үзәк хезмәтенең үзенчәлеге нәрсәдә?
- Төп юнәлешебез - "бер тәрәзә" принцибы, ягъни, гариза бирүчеләрне дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр буенча кирәк булган күптөрле белешмәләр һәм документлар җыю мәшәкатеннән тулысынча яки мөмкин кадәр күбрәк азат итү. Моның өстенә, документлар әзерләү һәм алар белән эшләүнең һәр этабы клиентларыбыз өчен ачык, аларның күзәтчелегендә тора.
- Әлегә кадәр сезнең белән хезмәттәшлектә булмаган укучыларыбыз мәнфәгатен истә тотып, хезмәтләрегез белән тулырак танышыйк әле?
- Моңа:
- "Дача амнистиясе турында"гы закон нигезендә, элек хисапка алынган җир бүлентекләренә һәм алардагы күчемсез милеккә хокукны рәсмиләштерү;
- авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрнең бер өлешенә милек хокукын рәсмиләштерү;
- җир участокларының чиген билгеләү һәм җирне кадастр хисабына кую;
- күчемсез милек объектларының почта адресларын ачыклау һәм яңаларын бирү;
- хезмәт стажы, төзелеш өчен алынган җир бүлентекләре турында архив белешмәләре бирү керә.
Безнең күп функцияле үзәк шәһәрнең Солтангалиев урамындагы 24 йортта урнашкан. Мөрәҗәгать итүчеләрне эш көннәрендә сәгать 8 дән 17 гә, шимбәдә 8 дән 12 гә кадәр кабул итәбез.
- Эш урыныгызда клиентларны кабул итү һәм аларга уңайлыклар булдыру буенча шартлар җитәрлекме?
- Бинабыз халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү буенча куелган стандарт таләпләренә тулысынча туры килә. Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә аерым уңайлыклар булдырылган. Документларның әзерлеген көтеп торучылар өчен холлда махсус урыннар бар. Гариза белән килүчеләрнең мәҗбүри түләмнәрен алу өчен "Сбербанк" кассасы эшли, билгеләнгән вакытта нотариус кабул итә.
Клиентларга өстәмә уңайлыклар тудыру максатыннан, кадастр палатасы, Росреестр, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, БТИ, "Җир бюросы" ЯАҖ белән өстәмә хезмәт күрсәтү буенча килешүләр төзедек. Үзебезнең биш хезмәткәрдән тыш, гражданнар белән эшләүдә әлеге оешма-учреждение вәкилләре дә катнаша.
Шәһәр, район халкы "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк" эшеннән канәгать дип уйлыйбыз. Бу турыда "Шикаять һәм тәкъдимнәр китабы"ндагы күпсанлы язмалар да сөйли.
- Алга таба да уңышлар юлдаш булсын!
Әңгәмәдәш -Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Биредә заманча эшлиләръ