Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Азнакайның Нефтьчеләр урамында йорт янды, 39 кеше коткарылды

12 май - дүшәмбе иртәсендә, шәһәребезнең Нефтьчеләр урамына җәелгән кап-кара төтен пәрдәсе һәркемне сәерсендерде. - Ходаем үзе генә сакласын, янгын, ахрысы, - дип борчылды халык һәм ялгышмады да. Янгынны шул тирәдән күзәтүчеләр аның никадәр куркыныч, аяусыз икәнлеген үз күзләре белән күрделәр: Нефтьчеләр урамындагы 10 нчы йортның өске дүртенче катына урнашкан...

12 май - дүшәмбе иртәсендә, шәһәребезнең Нефтьчеләр урамына җәелгән кап-кара төтен пәрдәсе һәркемне сәерсендерде.

- Ходаем үзе генә сакласын, янгын, ахрысы, - дип борчылды халык һәм ялгышмады да.

Янгынны шул тирәдән күзәтүчеләр аның никадәр куркыныч, аяусыз икәнлеген үз күзләре белән күрделәр: Нефтьчеләр урамындагы 10 нчы йортның өске дүртенче катына урнашкан 27 нче фатир балконыннан чыккан аяусыз ут көлтәләре ашыга-ашыга йорт түбәсенә сикерә, урамга, тирә-юньдәге биналарга ыргыла иде.

КҮБРӘК ФОТОНЫ ПАБЛИКТА КАРА

Янгын 150 кв. метр түбә мәйданын биләп алган. Ул санаулы минутлар эчендә бөтен йортка куркыныч тудырды, ут көлтәсе бинаның икенче ягындагы балконга да сикерергә өлгергән иде инде. Җитмәсә, якында гына балалар бакчасы.

87 нче янгын сүндерү частенә ут чыгу турындагы хәбәр иртәнге 6 сәгать 17 минутта алына. 6 минут эчендә янгын машиналары фаҗига урынына килеп җитә. 1 минуттан 24 нче часть янгын сүндерүчеләре дә кушыла.

Тиз һәм һөнәри дәрәҗәдә оста эш итү нәтиҗәсендә, бәхеткә, янгынның тирә-юньгә таралуына юл куелмый. Төтен сарган фатирлардан 39 кеше коткарыла. Күпчелек халыкның өйдә, нәкъ менә йокыдан торып, эшкә, мәктәпкә хәзерләнеп йөргән чоры бит бу.

Азнакайлылар янгынга каршы бөтен көченә көрәшә. Полиция, газ, электр челтәре, ашыгыч ярдәм хезмәтләре... һәммәсе килеп җитә. МППБ О һәм "Универсалстрой" ҖЧҖдән автокүтәрткечләр чакырыла, башка предприятиеләрдән дә кирәкле техника файдаланыла.

Янгын ни сәбәпле чыккан? Әлегә тикшерү эшләре бара. Янгын чыккан фатирның хуҗасы исерек булган. Афәтнең исерек хәлдә ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыгуы - бүген иң төп версияләрнең берсе булып тора. Йортка килгән матди зыян 3 млн. сум тәшкил итә.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, урынбасарлары, хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие җитәкчеләре белән шәхсән үзе фаҗига урынында булды. Зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклашты, тиз арада түбә һәм йортның янган урыннарының төзекләндереләчәген, тагын да яхшырак хәлгә китереләчәген белдерде һәм бу уңайдан эш башкаручыларга күрсәтмәләрен бирде. Ул шулай ук бинаның тирә-юне, ишегаллары белән танышып йөрде һәм ярдәм чараларының бу өлкәдә дә булачагын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Азнакайның Нефтьчеләр урамында йорт янды, 39 кеше коткарылды