Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Азнакайга эшлекле визит белән Энгель Фәттахов килде

Бүген Азнакайга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов килде. Ул "Нефтемаш" заводы тәкъдим иткән модульле балалар бакчасы проекты белән танышты. Министр проектның очсызлыгын һәм тиз арада сафка бастырырга мөмкинлеген ошатты, шул ук вакытта тагын да оптимальләштерү буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Проект республика Президенты тарафыннан хупланса, модульле...

Бүген Азнакайга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов килде.

Ул "Нефтемаш" заводы тәкъдим иткән модульле балалар бакчасы проекты белән танышты. Министр проектның очсызлыгын һәм тиз арада сафка бастырырга мөмкинлеген ошатты, шул ук вакытта тагын да оптимальләштерү буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

Проект республика Президенты тарафыннан хупланса, модульле мондый биналарны башка районнарда да төзү планлаштырыла. Энгель Фәттахов шулай ук кайбер мәгариф учреждениеләрендә булды.

Резеда ШӘРИПОВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Азнакайга эшлекле визит белән Энгель Фәттахов килде