Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Азнакайда “Татарстанның көнчыгышында кеше һәм табигать.

Югалган авылларны өйрәнү, саклау һәм торгызу мәсьәләләре" фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү Бөтенроссия конференциясе уза Ул Азнакай районы җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы фән, музей-төбәкне өйрәнү җәмгыятьләре оештыруында, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән күренекле галимнәре, әдипләре, төбәкне өйрәнүчеләре катнашында уза. Фәнни форум ТАССР оешуның 100 еллыгына әзерлек кысаларында, РФдә Экология елы, ТРда Экология...

Югалган авылларны өйрәнү, саклау һәм торгызу мәсьәләләре" фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү Бөтенроссия конференциясе уза

Ул Азнакай районы җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы фән, музей-төбәкне өйрәнү җәмгыятьләре оештыруында, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән күренекле галимнәре, әдипләре, төбәкне өйрәнүчеләре катнашында уза. Фәнни форум ТАССР оешуның 100 еллыгына әзерлек кысаларында, РФдә Экология елы, ТРда Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы, Азнакай районы оешуга 30 ел уңаеннан оештырылган. Биредә шулай ук "Хәтер түрендәге авыллар" китабын, Азнакай төбәкне өйрәнүчеләр музееның 25 еллыгы һәм яңа бинасын тәкъдир итү дә булачак. Фәнни форумга Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән, күрше районнардан вәкилләр катнашачак. Чит илләрдән дә кунаклар көтелә. Киң аудитория югалган авылларда туып үсүчеләр, тарих, география һәм әдәбият укытучылары, мәдәният һәм музей хезмәткәрләре, укучылар, студентлар, һәм башка кызыксынган кешеләр белән тулып торачак. Конференция кысаларында өр-яңа "күлмәген" кигән Кара елга итәгендә тарихи мирасыбызны гәүдәләндергән төрле күргәзмәләр урын алачак, "Чатыр тау җиле" театральләшкән тамашасы күрсәтеләчәк. Делегатлар Азнакайның истәлекле һәм тарихи урыннары, шул исәптән районыбызның горурлыгы булган Чатыр тавы белән дә танышачаклар.

Альберт Борһанов, ТР Фәннәр Акдемиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты" дәүләт бюджет учреждениесенең татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге мөдире чараны оештыруда башлап йөрүче: Нигә Азнакайдан башларга уйладык? Чөнки Азнакайның бу өлкәдә тәҗрибәсе зур. "Хәтер түрендәге авыллар" китабы үзе генә дә үрнәк булып тора, Азнакай җитәкчеләренең, халыкның район тарихына битараф булмавын күрсәтә бу. Бу конференцияне үткәреп, Азнакай бөтен Россия күләмендә үзенең дәрәҗәсен, үз тарихын хөрмәтләвен күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев