Бүген Азнакай районы Актүбә бистәсендә ике торак йорт файдалануга тапшырылды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бүген Актүбә бистәсендә 18әр фатирлы ике торак йорт файдалануга тапшырылды. Аларга аварияле торакта яшәүче 29 гаилә һәм 5 ятим бала күчә. Әлеге чарада Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, бистә башлыгы Роза Галиева, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды вәкиле Ильяс Яхудин, җирле депутатлар катнашты. - Актүбәлеләр өчен бу...
Бүген Актүбә бистәсендә 18әр фатирлы ике торак йорт файдалануга тапшырылды. Аларга аварияле торакта яшәүче 29 гаилә һәм 5 ятим бала күчә.
Әлеге чарада Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, бистә башлыгы Роза Галиева, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды вәкиле Ильяс Яхудин, җирле депутатлар катнашты.
- Актүбәлеләр өчен бу көтеп алган шатлыклы вакыйга. Матур, якты, барлык уңайлыклары булган фатирларда һәркемгә исән-сау, имин, куанып яшәргә язсын, - диде Марсель Шәйдуллин үзенең куанычлы вакыйга белән тәбрикләү чыгышында.
Аварияле торактан гражданнарны күчерү программасы буенча төзелгән әлеге өчәр катлы йортлар Ленин урамында урнашкан. Йортларны төзетүче-инвесторы - Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды.
5 нче санлы йортны Марсель Сәмигуллин җитәкчелегендәге «Азнакай ПМК», ә 11 нче санлысын Марат Әмирханов җитәкчелегендәге «Альмастрой» җәмгыятьләре күтәргән.
Фатирларга пластик тәрәзәләр, заманча ишекләр куелган, стеналарга обойлар ябыштырылган, сантехник җиһазлар урнаштырылган. Ә иң мөһиме - ике контурлы котеллар белән җылытылуы. Бу коммуналь хезмәтләргә түләүдә зур экономия бирәчәк. Шулай ук йорт яны территориясе дә төзекләндерелгән: яңа асфальт юллар түшәлгән, түтәлләргә кара туфрак кайтартылган, инде агач-куаклар белән яшелләндерәсе генә калган.
Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галиева халыкның тормыш шартларын яхшыртуны кайгыртулары өчен республика һәм район җитәкчелегенә, сыйфатлы эшләре өчен төзүчеләргә рәхмәтен белдерде.
- Яшь бала белән кеше фатирында акча түләп тора идек. Үзебезнең ике бүлмәле кушыбыз булды хәзер. Социаль ипотеканың проценты да югары түгел, - ди Айгөл Едутова.
Җиде яшьләреннән тәрбиягә алган кызлары өчен Фина Гәрәева да чиксез шат. Бертуган Раушания, Лиана һәм Диана Фәттаховалар бу көнне һәрберсе фатирлы булды.
- Өйле булдым, өйләнәсе генә калды, - диде Рафаэль Галиев тә. Язмыш аның да башыннан сыйпап үстермәгән. Хөкүмәтебез ятимнәрне әнә шулай кайгырта.
Актүбә аварияле торактан гражданнарны күчерү программасында 2013 елдан бирле катнаша. Шул чор эчендә бистәдә 4 торак йорт файдалануга тапшырылып, 100 гаилә яңа фатирларга күченгән. Бүген менә тагын 34 гаиләгә бәхет елмайды. Быел 33 фатирлы йортка нигез салына башлаган.
Резеда ШӘРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев