Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безнең терәк–таяныч

«Маяк» газетасы редакциясе Ватан сакчысы көне уңаеннан бәйге игълан итә. Мәгълүм булганча, бу көнне без чын күңелдән ир-егетләребезне - хәләл җефетләребез, улларыбыз, дусларыбызны котлап, аларга иң садә хисләребезне белгертергә ашыгабыз. Әйдәгез, быел аларга көтелмәгән сюрприз ясыйк: 20 февральгә кадәр безнең «Маяк» газетасы редакциясенә үзегезнең кадерлеләрегез - сөйгәнегез, ирегез, улыгыз, әтиегез,...

«Маяк» газетасы редакциясе Ватан сакчысы көне уңаеннан бәйге игълан итә.

Мәгълүм булганча, бу көнне без чын күңелдән ир-егетләребезне - хәләл җефетләребез, улларыбыз, дусларыбызны котлап, аларга иң садә хисләребезне белгертергә ашыгабыз. Әйдәгез, быел аларга көтелмәгән сюрприз ясыйк: 20 февральгә кадәр безнең «Маяк» газетасы редакциясенә үзегезнең кадерлеләрегез - сөйгәнегез, ирегез, улыгыз, әтиегез, бабагыз һ.б.ның фотосурәтен җибәрегез һәм кыскача гына итеп ни өчен аны иң яхшы ир-егет һәм Сезнең терәк-таяныч санавыгыз турында да язарга онытмагыз.

Бер генә хат та игътибарсыз калмас. Иң яхшы дип табылганнары газета битендә дә урын алачак. Элемтәгә керү өчен телефон, адресыгыз да күрсәтелсен. Сездән хатлар көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев