Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Без – сәламәт тормыш яклы!

Районның авыл мәдәният йортлары һәм клублары коллективлары арасында 15 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр әнә шул исемдәге смотр-конкурс барды. Ул мәдәни учакларда сәламәт тормыш белән яшәүне пропагандалауны активлаштыру, наркомания, тәмәке тарту һәм эчүчелеккә каршы юнәлтелгән чараларга яшьләрне, үсмерләрне күбрәк тарту максатларында оештырылды. 9 декабрьдә Сукаеш мәдәният йортында бәйгенең йомгаклау туры үтте....

Районның авыл мәдәният йортлары һәм клублары коллективлары арасында 15 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр әнә шул исемдәге смотр-конкурс барды.

Ул мәдәни учакларда сәламәт тормыш белән яшәүне пропагандалауны активлаштыру, наркомания, тәмәке тарту һәм эчүчелеккә каршы юнәлтелгән чараларга яшьләрне, үсмерләрне күбрәк тарту максатларында оештырылды.

9 декабрьдә Сукаеш мәдәният йортында бәйгенең йомгаклау туры үтте. Анда зона турларында җиңүче коллективлар чыгыш ясады. Жюри аларның профессиональ башкару дәрәҗәсен, сәнгать чаралары, сәхнә костюмнары, декорацияләрдән файдалану осталыгын, чыгышларның эчтәлеген, әзерләнешен бәяләде. Гомуми нәтиҗәләр буенча җиңүче итеп Сукаеш мәдәният йорты үзешчәннәре табылды. Икенче урында - Ирекле мәдәният йорты һәм өченче урында - татшуганлылар. Чәкән, Сөендек, Тымытык, Әлкәй, Уразай, Мәсгут, Сәпәй мәдәният учаклары кызыксындыру призларына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев