Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Без сезне онытмыйбыз

Декабрь башында районда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ярдәм күрсәтү декадасы узды. Бу вакыт аралыгында һәр хуҗалык, оешма, предприятие кайчандыр үзендә эшләп лаеклы ялга чыккан, бүгенге көндә сәламәтлеге какшаган, физик мөмкинлекләре чикләнгән ветераннарын хөрмәтләде, аларга төрле ярдәм күрсәтте. Пассажир автотранспорты предприятиесе җитәкчелеге һәм профсоюз комитеты да бу чараны уздыруга җитди алынды. Бездә...

Декабрь башында районда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ярдәм күрсәтү декадасы узды. Бу вакыт аралыгында һәр хуҗалык, оешма, предприятие кайчандыр үзендә эшләп лаеклы ялга чыккан, бүгенге көндә сәламәтлеге какшаган, физик мөмкинлекләре чикләнгән ветераннарын хөрмәтләде, аларга төрле ярдәм күрсәтте.

Пассажир автотранспорты предприятиесе җитәкчелеге һәм профсоюз комитеты да бу чараны уздыруга җитди алынды. Бездә сәламәтлеге чикләнгән 65 кеше исәптә тора. Ярдәм сорап килүче ветераннарыбызга бу көннәрдә автобус, йөк машинасы, автокран белән ярдәм күрсәттек. Һәр инвалидка бишәр килограмм шикәр комы таратып чыктык.

Өлкәннәр күңеле сабый баланыкы кебек нечкә шул. Өйләренә килеп керүгә йөзләренә куаныч куна, күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәп төшә. Алар белән очрашып, сөйләшеп утыру үзе бер гомер. Ходай сәламәтлек бирсен үзләренә. Ә без сезне онытмыйбыз, кулдан килгәнчә ярдәм итеп торырбыз.

Зөлфия БАЯЗИТОВА, ПАТП профкомы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев