Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Без көмеш су эчәбез», – диләр урманайлылар

Урманай җирлеге башлыгы Илгиз Шакирҗанов база мәктәбе коллективы белән даими очрашып тора Җирлек Урманай һәм 1 Май авылларын берләштерә. Алардагы 300 хуҗалыкта 900 кеше яши. ТӨП ПРОБЛЕМА ЧИШЕЛГӘН Авыл халкы өчен сыйфатлы эчәр су мәсьәләсе соңгы елларда бездә генә түгел, республика, ил күләмендә дә иң җитди проблемаларның берсенә әверелеп килә....

Урманай җирлеге башлыгы Илгиз Шакирҗанов база мәктәбе коллективы белән даими очрашып тора

Җирлек Урманай һәм 1 Май авылларын берләштерә. Алардагы 300 хуҗалыкта 900 кеше яши.

ТӨП ПРОБЛЕМА ЧИШЕЛГӘН

Авыл халкы өчен сыйфатлы эчәр су мәсьәләсе соңгы елларда бездә генә түгел, республика, ил күләмендә дә иң җитди проблемаларның берсенә әверелеп килә. Моның сәбәпләре дә әллә кая яшеренмәгән. Әгәр элек авылларны төзекләндерү, шул исәптән электр, газ, су кебек энергия йөртү объектларын карап-көйләп тоту белән колхоз-совхозлар шөгыльләнгән булса, алар урынына яңача хуҗалык итү системасы кертелгәч, гади халык мәнфәгатьләренә игътибар бөтенләй диярлек бетте. Чөнки базар мөнәсәбәтләре тулысынча сату һәм сатып алуга корылган. Бушка бирү һәм алу заманы үтте. Моны аңга сеңдерү психологик яктан ничек кенә кыен булмасын, без моны дөрес аңларга һәм аңа яраклашырга тиешбез.

Бүгенге көндә авыл җирлекләре башкарма комитетларының салым исәбенә халыктан җыелган берничә йөз меңлек хәерче бюджетлары миллион сумнар сораган проблемаларны хәл итә алмый, билгеле. Су кытлыгын арттыруга, җитмәсә, узган еллар корылыгы да үз өлешен кертте.

Авыл халкын сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итүдә республика программасы эшли. Аның нигезендә безнең районда гына да берничә авыл сулы булды. Әмма бу чарада катнашу өчен зур сумма чыгарып проект төзетергә, югарыда раслатырга кирәк. Акча күчүен көтү, эш башкару өчен ышанычлы подрядчы табу да күп вакыт сорый торган гамәл.

Урманай авылында ун-унбиш ел буена чишелеш таба алмаган эчәр су проблемасын хәл итүне тизләтү ниятеннән, аны хуҗалык ысулы белән башкарып чыгарга булганнар. Җирлек башлыгы Илгиз Шакирҗанов бу идеянең район җитәкчелегенеке булуы, иганәчеләр һәм подрядчы табудагы ярдәме турында сөйли. Нефтьчеләр белән эшлекле элемтә нәтиҗәсендә шәһәр, Актүбә бистәсе һәм авыллардагы кайбер социаль-көнкүреш объектлары капиталь ремонтланды. Республика программасы, нефтьчеләр ярдәме һәм җирле бюджет исәбеннән соңгы вакытта гына да Тымытык, Урсай, Карамалы, Балтач, Сукаеш, Чалпы авыл җирлекләрендә су линияләре яңартылды яки бу эш уңышлы дәвам итә.

Инде Урманайга әйләнеп кайтыйк. Авылда өч - Татарстан, Гариф Галиев һәм Яшьләр урамы бар. Марсель Сәмигуллин җитәкчелегендәге "Азнакай ПМКсы" җәмгыяте аларда траншеялар казу, яңа линия сузу эшен узган ел башлаган иде. Быел, "Татнефть" ААҖ һәм "Чишмәойл" ҖЧҖ күрсәткән финанс ярдәме белән, эшне тәмамладылар. Янгын куркынычсызлыгы таләпләре дә төгәл үтәлгән - авылның биш урынына су алу гидранты урнаштырганнар. Сакчыллык максатыннан, урамнардагы колонкаларны бетергәннәр. Аның каравы, авылдагы 203 шәхси хуҗалыкның барысының да өенә, яисә ишек алдына су кергән. Аны, хуҗалардан алынган заявкалар буенча, шул ук подрядчылар башкарган. Көченнән килгәннәр торбаларны үзләре сузган.

- Җирлек үзәге халкы данлыклы Май заводы чишмәсеннән тәнгә сихәт, җанга шифа өстәүче көмештәй чиста су эчә, - ди Илгиз Газимҗан улы.

Әмма эшләнгән кадәресе су проблемасын хәл итүнең бер өлеше генә әле. Алдагы елда чишмә, аның тирә-янын санитар таләпләргә җавап бирерлек итеп чистартасы, төзекләндерәсе, чишмәдән авылга килүче линиягә тикшерү уздырасы, искергән өлешләрен ремонтлыйсылары бар.

Урманай авылында 5200 метр озынлыгындагы эчәр су линиясен тулысынча алыштыру өчен 3 миллион 892 мең сум акча тотылган.

Су мәсьәләсе җирлекнең 1 Май авылында да уңай хәл ителгән. Бер-ике атна элек ПМК егетләре 3 урам колонкасы базына боҗралар төшереп, аны капиталь ремонтлап киткәннәр. Түбән һәм Урта урамнарга су яхшы килә. Әмма суык һәм эссе көннәрдә ул Югары урамга кадәр менеп җитә алмый. Сәбәбе - аерым хуҗаларның кышын ишек алды торбалары катмасынга, җәен бакчаларына даими агызып торуында. "Мондый хәл тагын кабатланса, комиссия белән һәр йортка йөреп, карап-тикшереп чыгачакбыз. Гаеплеләргә чара күрәчәкбез", - дип аңлата бу хәлдән чыгу юлын җирлек башлыгы.

Активлык күрсәтеп, ҮЗ ШӨГЫЛЕҢНЕ БУЛДЫР

Җирлеккә караган ике авылдагы шәхси хуҗалыкларда 15 ат, 375 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуның 207се савым сыер. Үз мәнфәгатеннән артып калган сөтне халык җыю пунктларына тапшыра. Быелның унбер аенда биредә 3698 центнер сөт җыелган.

Үзләренең шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерүдә дәүләт ярдәменә таянучылар да бар. Әйтик, соңгы өч елда "Авыл ихатасы" ("Сельское подворье") программасында катнашкан 25 кеше "Россельхозбанк"тан алган 6 миллион сумнан артык ташламалы максатчан кредиттан файдаланган. Бу акчага алар теплица төзегәннәр, мөгезле эре һәм вак терлек, кош-корт, техника, тагылма кораллар сатып алган.

- Нигәдер безнең авыл кешеләре дәүләттән ярдәм алырга артык атлыгып тормый. Әллә шикләнеп карыйлар, әллә китереп биргәннәрен көтәләр, - ди, ярымшаяртып, Рәсим Хәмидуллин. - Мин үзем инвестор хуҗалыгында механизатор булып эшлим. Шуңа да карамастан, ташламалы программада катнашып, үрчетү өчен үземә каз, куян алдым. Гаиләгә дә җитә, сатарга да, нәселгә дә кала.

35 яшькә кадәрге яшь гаиләләргә исәпләнгән "Авылның социаль үсеше" федераль программасы буенча Алмас Кәлимуллин, Миләүшә Әхмәдишина, Ирек Галиуллин яңа йорт тергезә.

Үзмәшгульлек программасында 9 кеше катнаша. Дәүләт ярдәмен алар, башлыча, терлек, кош-корт, умарта алуга тоткан.

ҖИРЛЕКНЕҢ СОЦИАЛЬ ХАЛӘТЕ

Урманай урта база мәктәбендә, якын-тирәдәге Таллы Бүләк, 1 Май, Митрәй авылыннан килүчеләр белән бергә, 94 укучы белем ала. Башка авыл балаларын махсус автобус йөртә. Сыйныф бүлмәләре заман технологияләре таләпләренә туры китереп җиһазландырылган.

Танылган авылдашлары, язучы, фронтовик Гариф Галиевкә багышлап оештырылган әдәбият һәм туган якны өйрәнү музее педагоглар һәм укучыларның горурлыгы. Шуңадырмы, мәктәп директоры Гөлшат Хәйбуллина белән очрашып сөйләшүне җирлек башлыгы музейда уздырды. Бүлмәсе зур булмаса да, шактый кызыклы экспонатлар тупланган: элекке заманның авыл хуҗалыгы кораллары үрнәкләре, тормыш-көнкүреш әсбаплары белән дә танышырга була. Музейга килүчеләрне иң җәлеп иткәне - язучы Гариф Галиевкә багышланган экспозициядер, мөгаен. Монда аның шәхси әйберләре, сугыштан алып кайткан, клавиатура хәрефләре немецчадан татарчага яраклаштырылган язу машинкасы, орден-медальләре, бихисап күләмдә документлары, фоторәсемнәре саклана. Язучының дөнья күргән кырыктан артык әдәби мирасы биредә урын алган.

Бу уникаль музей җитәкчесе - директорның укыту буенча урынбасары Эльвира Ихсанова, әдипнең тормышы, иҗаты, туган як тарихы турында сөйли башласа, дөньяңны оныттыра торган җанатар булып чыкты.

- Илгиз Газимҗанович, биредә 25 ел укыткан педагог буларак, безнең өчен үз кеше. Еш була, мәктәп хәлләре белән даими кызыксына, кирәк булганда, һәрвакыт аның ярдәменә таянабыз, - ди директор Гөлшат Хәйбуллина.

...Урамга чыгабыз. Күптән көтелгән кар юлларны каплап киткән. Шуның тәэсирендәме, җирлек башлыгы әңгәмәне авыл, аның социаль үсеше мәсьәләләренә күчерә. Үзәк урамга асфальт, икенче урамга вак таш җәелгән. Соңгысын елга ике тапкыр карап, ремонтлап торалар. Моның өчен бюджетта 80 мең сум акча каралган. 1 Майда Өске һәм Аскы урамнарга таш юл саласы, су керткәндә бозылган урыннарны төзекләндерәсе бар.

Ике авылда да урам утлары яна. Аларны агрофирма электригы Малик Шәрәфетдинов карап-көйләп тора.

Мәдәният йорты эшчәнлеге турында сүз кузгалгач, җырчы буларак сәхнәдә үзе дә чыгыш ясагангамы, җирлек башлыгы авыл талантлары белән горурлануын сиздермичә булдыра алмады.

- Башка җирләрдә бәйрәмнәргә зур акчалар түләп җырчылар чакырсалар, безнең үзебезнең яшьләребез Айдар Закиров, Илмира Камаева, абыйлы-энеле Динарис һәм Ленарис Мирсәетов, Ләйсән Абдуллина, Айгөл Шәфикова һәм башкалар башкала артистларыннан бер дә ким түгелләр. Айдар Закиров район смотрларында җиңеп чыгып, халык мәхәббәтен казанырга өлгерде, - ди ул.

Мәдәният йорты үзешчәннәр коллективына рәсми төстә Халык театры исеме бирелүгә шушы көннәрдә 20 ел тулса да, Урманай авылы клубы сәхнәсендә спектакльләр утызынчы елларда ук гөрләп уза торган булган. Сугыш елларында, аннан соң да ул туктап тормаган. Авыр заманнарда сәхнәдә театр уйнап, яшь-җилкенчәк авыл халкының авыр тормышын җиңеләйткән. Сәхнә сөюче әби-бабаларының яшьлек энтузиазмына хөрмәт йөзеннән, шушы кечкенә юбилейны тантаналы төстә зурлап үткәрергә җыеналар. Анда районнан, якын-тирә авыллардан иҗат коллективлары, үзләренең 1 Май авылы мәдәният йорты үзешчәннәре килүе дә көтелә.

Күп гасырлык тарихы булган Урманайның кайчандыр тирә-ягында күкрәп утырган урманнар безнең чорга инде килеп җитә алмаган. Шуңа да биредә авыл эченә, юл буйларына агач утыртуга аеруча зур әһәмият бирелә. Узган елларда монда килүчеләр аның яшеллегенә хәйран кала торган булганнар. Хәтта 2010 елда район авыллары арасында узган конкурсның "Яшел авыл" номинациясе буенча беренче урынны да алганнар. Тик, узган яңгырсыз җәйнең моңа кадәр күрелмәгән эсселеге тәэсирендә, агачларның яртысына якыны корыган. Булган гүзәллекне кире кайтару максатыннан, быел көзен авыл җирлеге, мәктәп укучылары һәм ветераннар белән берлектә, авыл биләмәсен яшелләндерү өмәләре уздырган. Мәктәп, мәдәният йорты ихатасына, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янына 150 төп миләш куагы, яңа Сабан туе мәйданына нарат, чыршы, һәрберсен 30 - 50 төп исәбеннән миләш, мамык очырмый торган тупыл, өрәңге утыртканнар.

Җирлек биләмәсендә 6 зират бар. Аларның берсе Урманайда, икесе - мөселман һәм христиан каберлекләре, 1 Майда. Калган өчесе - таралып юкка чыккан авыллар урынында. Аларның барысы да әйләндереп алынган. Корыган агачлардан, чүп-чардан чистартылып тора. Моның өчен махсус өмәләр оештырыла. Бу изге эшкә һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Агрофирма бүлекчәсе техника белән ярдәм итә.

Ике авылда да бәйрәмнәрне зурлап үткәрәләр. Урманайда Бөек Ватан сугышы башланганда туган балаларның, бүген инде 70 яшьлек 16 әби-бабайның юбилеен, 3 гаиләнең алтын туен чын бәйрәмгә әверелдергәннәр. Бу чараларны уздыру шактый гына матди чыгым сорый. Монда инде аларны оештыручылар игелекле якташлары - эшмәкәрләр Фәнис Хәсәншин, бертуган Азат һәм Фәнис Ихсанов, фермер хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Сәгытдинов ярдәменә таяна. Иганәчелек турында сүз чыккан икән, кайчандыр биредә туган, хәзер шушы округтан район Советы депутаты Данис Вәлиевнең мәчет тәрәзәләрен заманчага алыштыруга шәхси акчасын бирүен, "Азнакай ПМКсы" ҖЧҖ начальнигы Марсель Сәмигуллинның авылны төзекләндерүгә керткән ярдәме турында әйтмичә мөмкин түгел.

...Соңгы елларда барыбыз да: "Авыллар бетә, аның белән бергә халыкның мәдәнияте, милли йолалары да юкка чыга", - дип, лаф орырга күнегеп киттек. Дөрес, күп урында моның объектив сәбәпләре дә бардыр. Авылны саклап калу өчен, беренче чиратта, аның халкына яшәү һәм эшләү, ял итү өчен шартлар тудырырга кирәк. Урманай җирлегендә моны аңлап эш итәләр.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев