Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Берсе дә онытылмый

Азнакай үзенең батыр уллары белән хаклы горурлана. Төбәкне өйрәнү музеенда Бөтендөнья Авиация һәм Космонавтика көне уңаеннан якташыбыз, генерал-лейтенант, хәрби очучы Таһир Сәйфетдиновны искә алу узды. Мәктәп балалары белән очрашуга генерал укыган 2 нче мәктәпнең мәгариф ветераны, аның сыйныф җитәкчесе Евдокия Калинина килде. Мөгаллимә үзе эшләгән чорларга тукталып, ул чакта җитәкләгән...

Азнакай үзенең батыр уллары белән хаклы горурлана. Төбәкне өйрәнү музеенда Бөтендөнья Авиация һәм Космонавтика көне уңаеннан якташыбыз, генерал-лейтенант, хәрби очучы Таһир Сәйфетдиновны искә алу узды. Мәктәп балалары белән очрашуга генерал укыган 2 нче мәктәпнең мәгариф ветераны, аның сыйныф җитәкчесе Евдокия Калинина килде. Мөгаллимә үзе эшләгән чорларга тукталып, ул чакта җитәкләгән сыйныф турында бик кызыклы итеп сөйләде, Сәйфетдиновның укытучысына язган хатларын, бәйрәм открыткаларын, фотолар күрсәтте, аның мундирын да бик кызыксынып карадылар.

Байконурда хәрби хезмәт үткән райондашларыбыз Әнәс Баязитов, Фаяз Ильясов та очрашуның кадерле кунаклары булдылар. Чәчләренә чал кунган хөрмәтле ветераннарның яшьләргә әйтер сүзе күп иде.

- Чын ир-егетләр булыгыз! Бер эштән дә курыкмагыз, хәрби хезмәт үтү һәр ир-егетнең изге бурычы, - диделәр алар егетләргә.

Әйе шул, үз илеңнең патриоты булу өчен тырышлык, түземлек, белемле дә булуың сорала. Әнә шундый сыйфатларга ия якташларыбыз - бүген инде арабызда юк Кызыл Йолдыз Ордены кавалеры Таһир Әгъзәй улы, аралары көннән-көн сирәкләнгән хөрмәтле ветераннарыбызның батырлыгы сокланырлык.

Гөлфия Мостафина, төбәкне өйрәнү музее фәнни хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев