Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бергәләп барлык бәлане дә җиңәрбез!

Кичә «Шикәр авыруына каршы берләшик!» республика партия проекты кысаларында «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Яр Чаллы бүлекчәсе һәм шикәр чире белән авыручыларның ТР буенча Берләшмәсе акциясе узды. - Безнең кечкенә генә шәһәрдә дә андый авыру белән авыручыларның саны 1300 гә җитә, кызганычка каршы, алар арасында балалар да бар, - диде Азнакай...

Кичә «Шикәр авыруына каршы берләшик!» республика партия проекты кысаларында «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Яр Чаллы бүлекчәсе һәм шикәр чире белән авыручыларның ТР буенча Берләшмәсе акциясе узды.

- Безнең кечкенә генә шәһәрдә дә андый авыру белән авыручыларның саны 1300 гә җитә, кызганычка каршы, алар арасында балалар да бар, - диде Азнакай үзәк сырхауханәсе баш табибы Айдар Шәмсетдинов.

Акция барышында I тип шикәр чире белән авыручы 7 балага ярты елга җитәрлек, канда шикәр күләменең үзгәрүенә күзәтчелек итәргә мөмкинлек биргән тест - тасмалар бирелде. Айга бер балага 150-200 сумлык шундый тест- тасма кирәк, ул гаиләгә елына 40 мең сумга төшәр иде. Димәк, акция балаларның сәламәтлеге турында кайгыртып кына калмый, ә бәлки гаиләләргә дә матди ярдәм күрсәтә.

Шикәр чире белән авыручыларның ТР буенча җәмгыяте рәисе Ленар Нуртдинов һәм «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Елена Шуралева әлеге акциянең төп максаты шикәр авырулы кешеләрне туплау һәм аларга ярдәм күрсәтүдә булуын ассызыклады.

Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин авыру балаларның әти-әниләренә сабырлык теләде һәм «Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсе исеменнән балаларга бүләкләр тапшырды.

Гүзәл ТИМБАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев