Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бергә барыбер җиңелрәк

Район җитәкчелегенең халык белән очрашып, аларның фикер-тәкъдимнәрен тыңлау, булган проблемаларын уртага салып чишү традициясе дәвам итә. Узган атнада шундый очрашу Нефтьчеләр урамы 20, Ленин урамы 22 нче йортта яшәүчеләр белән үтте. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Халык мондый очрашуларда күпчелек проблемаларның уңышлы гына хәл ителеп килүен яхшы белә. Бу очрашуга да сорауларны җентекле,...

Район җитәкчелегенең халык белән очрашып, аларның фикер-тәкъдимнәрен тыңлау, булган проблемаларын уртага салып чишү традициясе дәвам итә. Узган атнада шундый очрашу Нефтьчеләр урамы 20, Ленин урамы 22 нче йортта яшәүчеләр белән үтте.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Халык мондый очрашуларда күпчелек проблемаларның уңышлы гына хәл ителеп килүен яхшы белә. Бу очрашуга да сорауларны җентекле, төгәл итеп әзерләп куйганнар.
Беркемгә дә сер түгел: кайда кибет (Нефтьчеләр урамы 20 нче йортка "Магнит"кибете урнашкан), шунда зур йөк машиналары, тавыш, шунда ук бакчасында җитештерелгән яшелчә, җиләк-җимеш сатучылар тезелә. Кибет янын исерекләр дә үз итә. Алган аракыларын ерак китми, ишек алдында өч борынга "бөкләп" тә куялар. Ә кайда исерек, шунда тавыш-гауга, тәртипсезлек. Балаңны уйнарга чыгарырга да куркырсың. Бу аулак почмакны кичен яшьләр дә үз итә икән.
- 8 нче мәктәп ягыннан коймабыз гына да юк бит, - дип зарланалар кварталда яшәүчеләр.
Шушы йорт подъездыннан чыгуга ук тыз-быз машиналар чабыша. Монсы да яшәүчеләрнең үзәгенә үткән проблема.
Ә инде сүз торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләренә килеп тоташкач, сөйләшү аеруча җанланып китте. Бу йортларның түбәсеннән су агуы, капиталь ремонт таләп ителүенә басым ясады яшәүчеләр. Ленин урамы, 22нче йортта яшәүчеләр башка йортлар белән чагыштырганда, түләүләрнең югары булуыннан зарланды. Белгечләр аңлатуынча, бу яшәүчеләрнең су күрсәткечләрен үзвакытында алмау, киметеп күрсәтү, ә кайбер намуссыз яшәүчеләрнең төрле юллар белән счетчикларны туктатуы белән бәйле икән. Бирелгән һәм кулланылган (югарыдагы сәбәпләр аркасында ул һәрчак азрак була) су арасындагы аерма ОДН булып кулланучыларга түләү өчен бүленә.
- Торак милекчеләре үзләре дә игътибарлы булырга, тәртип бозуларга битараф калмаска тиешләр, - диде бердәм хисаплау үзәге җитәкчесе Марат Авзалов. - Бердәм булып, бергәләп эшлик!
- Шулай инде, барысы да намус белән тиенен-тиенгә түләп баручы җилкәсенә төшә, - дип әйтеп куйды кемдер. - Тәртип бозучылар җәзасын алсын иде!
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин халыктан кергән бер генә гозернең дә игътибардан читтә калмавын, җитәкчеләр, белгечләр белән берлектә мөмкин булганның барысы да эшләнәчәген әйтте.
Халык очрашудан канәгать калды. Бер апаның район башлыгының аркасыннан кагып: "Рәхмәт, улым!" диеп калуы да шул хакта сөйли иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бергә барыбер җиңелрәк