Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Беренче сыйныфлар “Мәдәни көндәлек” ача

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә агымдагы елның 1 октябреннән киләсе елның 26 маена кадәр беренче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен "Беренчеләрнең мәдәни көндәлеге" дигән проектны тормышка ашыра. Әлеге уңайдан без мәгариф идарәсенең башлангыч белем буенча методисты Ләйсән Ахунова белән әңгәмә кордык. - Әлеге проектның...

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә агымдагы елның 1 октябреннән киләсе елның 26 маена кадәр беренче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен "Беренчеләрнең мәдәни көндәлеге" дигән проектны тормышка ашыра. Әлеге уңайдан без мәгариф идарәсенең башлангыч белем буенча методисты Ләйсән Ахунова белән әңгәмә кордык.

- Әлеге проектның максаты нинди?
- Проект үсеп килүче яшь буында республикабызның мәдәни мирасы белән кызыксыну уятуны, аларны рухи яктан үстерүне, гаиләнең ялын мәдәни эчтәлекле итеп баетуны, мәдәни-агарту эшчәнлегенә ата-аналарны тартуны, мәдәният учакларын танытуны күздә тота.


- Аның асылы нидән гыйбарәт?
- Проект барышында беренче сыйныф укучылары республиканың төп мәдәни вакыйгалары һәм учреждениеләре белән танышып барачак. Аларның һәрберсенә "Мәдәни көндәлек" тапшырыла. Уку елы дәвамында беренчеләр сыйныф яки әти-әниләре белән бергә театрларга, музейларга, китапханәләргә, кинотеатрларга, истәлекле урыннарга барганнарын әлеге көндәлеккә теркәп бара, андагы биремнәрне үти, укыган китаплары турында яза. Мәдәният учреждениеләре исә бу көндәлекләргә укучының килүе турында тамга сала.


- Конкурс нинди номинацияләрдә үткәрелә?
- Ул ике этапта һәм өч номинациядә үтә. "Беренче сыйныф укучысы - "Мәдәни көндәлек" порталының иң актив кулланучысы" - беренче номинация һәм этап, 12 ноябрьдән 27 декабрьгә кадәр уза. Беренче этапта җиңүчеләр порталга керү санына карап билгеләнә. Анда укучылар мәдәни учреждение янында төшкән фотосурәтләре һәм тәэсирләре белән уртаклашалар. Җиңүчеләр Казанга республика чыршы бәйрәменә чакырылачак. Икенче этап калган ике номинацияне үз эченә ала: "Иң яхшы көндәлек" һәм " Иң культуралы әти-әни". Ул киләсе елның 1 гыйнварыннан 25 маена кадәр үткәрелә. Район буенча укучылардан - 3, ата-аналардан 1 җиңүче билгеләнә. Мәгариф учреждениеләре иң яхшы Көндәлекләрне һәм җиңүгә дәгъва кылучылар исемлеген муниципаль районның оештыру комитетына 1 майдан да соңга калмый тапшыра. Җиңүчеләр 26 майда Казанның "Әкият" курчак театрында бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Беренче сыйныфлар “Мәдәни көндәлек” ача