Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Беренче сыйныфка кабул итүдә яңа тәртипләр

"Мәгариф турында" РФ законы һәм "Гомумбелем бирү учреждениеләренә гражданнарны кабул итү Тәртибен раслау турында" РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 елның 15 февралендә чыккан 107 нче боерыгы нигезендә мәктәп үзенә беркетелгән шәһәр яки район территориясендә яшәүче гражданнарны кабул итә. Бездә мәктәп микрорайоны территориясе Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе карары...

"Мәгариф турында" РФ законы һәм "Гомумбелем бирү учреждениеләренә гражданнарны кабул итү Тәртибен раслау турында" РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 елның 15 февралендә чыккан 107 нче боерыгы нигезендә мәктәп үзенә беркетелгән шәһәр яки район территориясендә яшәүче гражданнарны кабул итә.

Бездә мәктәп микрорайоны территориясе Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе карары буенча беркетелә. Бары буш урыннар булмаганда гына гомуми белем алуга хокуклы гражданнарның гаризалары кире кагыла. Ата-аналардан гаризалар 10 марттан 31 июльгә кадәр кабул ителә. Ә 1 августтан буш урыннарны тутырганчыга кадәр беркетелгән территориядә теркәлмәгән гражданнар гариза бирә алачаклар. Мәктәпкә беркетелгән территориядән тыш яшәүче гражданнарны буш калган урыннарга кабул иткәндә РФ законы һәм РТ норматив актлары нигезендә беренче чиратта урын белән тәэмин ителергә хокуклы затларга өстенлек бирелә.

Дәүләт һәм муниципаль гомумбелем бирү учреждениеләренә беренче сыйныфка конкурс нигезендә кабул итү тыела. Укытучы бары сентябрьдә, һәр укучы белән уку эшчәнлеген планлаштыру максатында гына бала белән әңгәмә үткәрергә хокуклы.

Качаклар яки мәҗбүри күченеп кайтучыларның балалары ата-аналарның (законлы вәкилләрнең) паспортындагы язуга карап, гариза нигезендә кабул ителә. Гаризада фактик яшәү урыны күрсәтелергә тиеш, теркәлү турында документлар булу мәҗбүри түгел.

Баланы беренче сыйныфка кабул итү турында гаризаларны кәгазьдә яки электрон төрдә бирергә була. Электрон төрдә бирү өчен ТР электрон мәгарифенә edu.tatar.ru адресы буенча кереп, үзеңә кирәкле мәктәпне табасың һәм мәктәпкә кабул итү дигән язуга басып, гаризаңны калдырасың. Ә менә документларны (баланың туу турында таныклыгы, беркетелгән территориядә теркәлү турында таныклыкның төп нөсхәсе белән күчерелмәләрен) шәхсән тапшырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев