Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Беренче сертификат – Айдарда

Авыл егете Айдар Ибраһимовка сыер саву агрегаты сертификатын тапшыру - Әгерҗе авыл җирлегенең йомгаклау җыенында иң истәлекле, күңелле минутларның берсе булды. Мәгълүм булганча, авыл хуҗалыгын үстерү буенча район максатчан программасы нигезендә шәхси хуҗалыгында 5 тән артык савым сыеры булган гражданнарга җирле бюджет хисабына сыер саву агрегатлары тапшырыла. Һәм менә иң...

Авыл егете Айдар Ибраһимовка сыер саву агрегаты сертификатын тапшыру - Әгерҗе авыл җирлегенең йомгаклау җыенында иң истәлекле, күңелле минутларның берсе булды.

Мәгълүм булганча, авыл хуҗалыгын үстерү буенча район максатчан программасы нигезендә шәхси хуҗалыгында 5 тән артык савым сыеры булган гражданнарга җирле бюджет хисабына сыер саву агрегатлары тапшырыла. Һәм менә иң беренче сертификат хуҗалыгында 12 баш мөгезле эре терлек асраган Айдар Инсаф улына (район ветеринария берләшмәсе хезмәткәре) эләкте дә инде. Айдар һәм крестьян фермерлык хуҗалыгы алып баручы Равил Газалиев, Сурен Сосян, Илнар Гыйздәтуллин, Миннәхмәт Кәримов кебек туган җиренә җаны-тәне белән береккән егетләр булганда авылның киләчәге өметле.

- Авылларда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү зур әһәмияткә ия. Без алга таба да бу өлкәдә ярдәм эшен дәвам итәрбез - диде район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов агрегатка сертификат тапшырганда.

Авыл башлыгы Назыйф Хәсәнов та хуҗалык таркалганнан соң, авылның шактый җирләрендә чүп үләннәре үсүе, фермаларның ярым җимерек хәлгә килүенә борчылып, әгерҗелеләр һәм мәнәвезлеләргә аеруча актив булырга кирәклеген ассызыклады.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев