Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бердәм юридик ярдәм көне

22 июнь көнне Россия юристлар Ассоциациясе ил халкына бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрә. Әлеге чара кысаларында Ассоциациянең Татарстан бүлекчәсе ТР юстиция министрлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге һәм башка хезмәтләр белән берлектә республика территориясендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрәчәк. 22 июньдә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлеге башкарма...

22 июнь көнне Россия юристлар Ассоциациясе ил халкына бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрә.

Әлеге чара кысаларында Ассоциациянең Татарстан бүлекчәсе ТР юстиция министрлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге һәм башка хезмәтләр белән берлектә республика территориясендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрәчәк.

22 июньдә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлеге башкарма комитеты иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны кабул итү үткәрелә:

8.00 - 12.30 сәгатьләрдә - ТРның Азнакай нотариаль округы нотариуслары;

13.00 - 15.00 сәгатьләрдә - ТР адвокатлар коллегиясенең район филиалы мөдире Н.А.Ваничкина.

Халыкны кабул итү ачык ишекләр форматында үтәчәк.

Иҗтимагый кабул итү урыны түбәндәге адрес буенча урнашкан: Азнакай шәһәре, Солтангалиев урамы, 21 йорт (район-шәһәр Мәдәният йорты, 1 кат), тел 7-01-92.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев