Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Бердәм Россия” партиясенең Азнакай бүлегендә Рөстәм Мөхәммәдиев халыкны кабул итте

17 декабрь көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты бүлмәсендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, партиянең Азнакай җирле бүлекчәсе секретаре, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән берлектә, гозер, киңәш, тәкъдим белән килүчеләрне кабул итте. Ул көнне депутат янында шәһәрдән, Актүбә бистәсеннән, авыллардан...

17 декабрь көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты бүлмәсендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, партиянең Азнакай җирле бүлекчәсе секретаре, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән берлектә, гозер, киңәш, тәкъдим белән килүчеләрне кабул итте.
Ул көнне депутат янында шәһәрдән, Актүбә бистәсеннән, авыллардан килгән уннан артык кеше булды. Араларында авыру балаларын, оныкларын дәваларга ерак шәһәрләргә алып бару, социаль юнәлештә эшчәнлек итүче оешма-учреждение биналарында башланган ремонт эшләрен төгәлләү өчен матди ярдәм сораучы әти-әниләр, әби-бабайлар, җитәкчеләр, шәхси сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр, хәтта моннан алдагы очрашудан соң алган ярдәм өчен рәхмәт белдерергә килүчеләр дә бар иде.
Дәүләт Советы депутаты сайлаучыларның һәрбер соравын дикъкать белән тыңлады, кайберләрен очрашу барышында ук хәл итте. Ә инде җитди өйрәнү сорый торганнарына җавапны үзенең ярдәмчесе аша якын арада җиткерәчәген белдерде.
Наил МАЛИКОВ, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай бүлегендә Рөстәм Мөхәммәдиев халыкны кабул итте