Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер күрешү үзе бер гомер

Өлкәннәр көне алдыннан шәһәрнең "Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе" («МППБиО») ААҖ җитәкчелеге үзенең ветераннарын бергә җыеп очраштыру, хөрмәтләү, аларның көндәлек проблемаларын өйрәнү һәм хәл итү максатыннан, мул чәй табынына җыйды. Наил АБДУЛЛИН Тантананы предприятие генераль директоры Валерий Тимиряев ачты, кунакларны коллективның бүгенгесе белән таныштырды, алга таба да аралашып...

Өлкәннәр көне алдыннан шәһәрнең "Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе" («МППБиО») ААҖ җитәкчелеге үзенең ветераннарын бергә җыеп очраштыру, хөрмәтләү, аларның көндәлек проблемаларын өйрәнү һәм хәл итү максатыннан, мул чәй табынына җыйды.
Наил АБДУЛЛИН

Тантананы предприятие генераль директоры Валерий Тимиряев ачты, кунакларны коллективның бүгенгесе белән таныштырды, алга таба да аралашып яшәргә чакырды.
Өлкәннәр белән очрашуга килгән Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов үз чыгышында оешма эшчәнлегенә зур бәя бирде.
- Сезнең коллектив - шәһәр тоткасы. Азнакаебыз бүген төзеклеге, чисталыгы белән үзебезне - биредә яшәүчеләрне генә сөендереп калмый, кунакларны да сокландыра икән, монда сезнең - шушы предприятиегә нигез салучы, аны бүгенге дәрәҗәгә җиткерү өчен күп көч куйган хөрмәтле ветераннарыбызның да өлеше зур, - диде ул һәм район җитәкчелеге, депутатлар корпусы исеменнән өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрик итте, алдагы тормышларында бәхет-шатлык, сәламәтлек теләде.
«МППБиО»ның элекке җитәкчесе, бүгенге җитештерү базасына нигез салучы Әбүзәр Мортазинның истәлекләре очрашуга килүчеләрне яшьлекләренә алып кайтты. Коллектив эшчәнлеге турындагы язмаларына мәгълүмат туплаучы язучы Марсель Гарипов ветераннарга үзенең китапларын бүләк итте.
- Элек тә бу көнне безне, кырыктан артык ветеранны, тәбриклиләр, бүләкләр тапшыралар иде. Әмма быелгысы кебек хөрмәтне беренче тапкыр күрәбез. Рәхмәт туган коллективыбызга! - диде очрашу азагында кунаклар исеменнән "ТР Торак хуҗалыгының атказанган хезмәткәре", биредә озак еллар баш инженер, начальник урынбасары булып эшләгән Гәүһәр ханым Мөгътәсимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бер күрешү үзе бер гомер