Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер көндә ике янгын

28 февральдә иртәнге сәгать алтыда 87 нче янгын сүндерү частенә 1 Май бистәсендә ишек алды корылмаларында янгын чыгу турында хәбәр алына. Янгын урынына чыккан 87 нче янгын часте, Җиңү бистәсе, Бәйрәкә ирекле янгын деполары хезмәткәрләре бер сәгатьтән утны сүндерүгә ирешә. Ләкин бу вакытка инде сарай тулысынча, ә мунча өлешчә янарга...

28 февральдә иртәнге сәгать алтыда 87 нче янгын сүндерү частенә 1 Май бистәсендә ишек алды корылмаларында янгын чыгу турында хәбәр алына. Янгын урынына чыккан 87 нче янгын часте, Җиңү бистәсе, Бәйрәкә ирекле янгын деполары хезмәткәрләре бер сәгатьтән утны сүндерүгә ирешә. Ләкин бу вакытка инде сарай тулысынча, ә мунча өлешчә янарга өлгерә. Янгынның ут белән сак эш итмәү нәтиҗәсендә чыгуын фаразлыйлар.

Шул ук көнне янгын сүндерүчеләр Карамалы авылы Совет урамында пенсионер хатын-кыз яшәүче йорт ихатасындагы мунчада да янгын чыгу турында хәбәр алалар. Янгын сүндерүчеләр ут белән ярты сәгать дәвамында көрәшәләр. Утның тирә-юньгә күчүенә юл куелмаса да, мунча тулысы белән янып бетә. Аны мичнең артык нык кызуы сәбәпле чыккан дип фаразлыйлар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев