Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Бер хәрефен дә калдырмыйм”

Узган атнада Азнакай почтамты бинасында "Маяк" газетасы редакциясе "Әбүнәче көне" уздырды. Бу юлы бәйрәм тагын да оешканрак, күркәмрәк төс алды. Иртәдән үк почта бүлеге шау-гөр килде. 10 тулуга 15 райондашыбыз (иртәнге 9да башланды) "Маяк" газетасына язылырга өлгергән иде инде. Бу көнне җитмештән артык укучыбыз район басмасына язылды. - Гомер буе...

Узган атнада Азнакай почтамты бинасында "Маяк" газетасы редакциясе "Әбүнәче көне" уздырды. Бу юлы бәйрәм тагын да оешканрак, күркәмрәк төс алды. Иртәдән үк почта бүлеге шау-гөр килде. 10 тулуга 15 райондашыбыз (иртәнге 9да башланды) "Маяк" газетасына язылырга өлгергән иде инде. Бу көнне җитмештән артык укучыбыз район басмасына язылды.
- Гомер буе алган, районның бердәнбер газетасына ничек язылмыйсың инде?! Ул килмәсә, тормыш иптәшем Әлфирә ире кайтмаган хуҗабикә кебек йоклый да алмый, - ди Мәнәвез бистәсеннән Рәшит ага уенын-чынын кушып.
Әнә, Радик Вәлиев газетага язылырга Урманайдан ук килгән.
-"Маяк"ны бер хәрефен дә калдырмый 40 ел укыйм һәм кадерләп җыеп барам, туганнар, күршеләр, дусларга таратам, - дип маякчыларга рәхмәтен белдерде Сирина Гарифуллина.
- Рәхмәт Сезгә! Исән-сау эшләгез! - дип аның рәхмәтенә Елена Асташина да кушылды.
Укучыларыбыз арасында газетада авыр укылучы рәсми хәбәрләр, карарларның күп булуыннан ризасызлык белдерүчеләр дә булды.
Энҗе Дәүләтшина берьюлы дистәдән артык, шул исәптән "Маяк"ка, газета-журналга язылды.
- Бу вакытка кадәр көтәбезме соң? Без әллә кайчан язылдык бит инде, - дип кайбер әбүнәчеләребез уңган хат ташучылар Әлфия Галиева, Әлфия Зарипова һәм башкаларга рәхмәтле булуын әйттеләр. Сер түгел, кайбер намуссызлар почта әрҗәсеннән күршеләренең газета-журналларын алып киткәли. Шуңа да хат ташучылар инде туганлашып беткән әбүнәчеләргә шакып, газета алырга кушалар.
Зур өметләр баглап көтеп алган Яңа елга да санаулы гына көннәр калып килә. Яңа елда "Маяк" газетасы көтеп алган кунагыгыз, якын дустыгыз булып ишекләрегезне шакысын, кояш нуры булып тәрәзәләрегездән елмайсын дисәгез, ашыгыгыз! Бергә булыйк, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Бер хәрефен дә калдырмыйм”