Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Берәү дә читтә калмады

Әсәй авылында өлкәннәрне хөрмәтләү тантанасы, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә оештырылды. Бу көнне шушы җирлектән сайланган район Советы депутаты Наҗәт Нәгыймов инициативасы белән авыл зиратын чистарту өмәсе дә үтте. Сарлыда табын артына җыелган кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Зиннуров, авыл биләмәсе башлыгы Марат Шәрипов, мәктәп директоры Мәүлитҗан Әхмәтов, "Азнакай" АФ директоры...

Әсәй авылында өлкәннәрне хөрмәтләү тантанасы, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә оештырылды. Бу көнне шушы җирлектән сайланган район Советы депутаты Наҗәт Нәгыймов инициативасы белән авыл зиратын чистарту өмәсе дә үтте.

Сарлыда табын артына җыелган кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Зиннуров, авыл биләмәсе башлыгы Марат Шәрипов, мәктәп директоры Мәүлитҗан Әхмәтов, "Азнакай" АФ директоры урынбасары Фәнис Кәбиров котлады. Мәктәп укучылары әби-бабайларга бик матур концерт әзерләгән иде.

Бүләктә һәм Сөендектә өлкәннәрне кадер-хөрмәтләү бәйрәмендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Темирбулатова да катнашты.

Бу көнне Урманай бәйрәмгә 80 кешене җыйды. Өлкәннәрне котлап чыгыш ясаган район Советы аппараты җитәкчесе Илсөя Якупова аларның районны, авылны үстерүгә керткән өлешен чагылдырып, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, гомерләрен рәхәтлек, иминлектә үткәрүләрен теләде. Аның чын йөрәктән чыккан тәбрикләү сүзләренә авыл биләмәсе башлыгы Илгиз Шакирҗанов, "Азнакай" АФның ХПК-5 тармагы җитәкчесе Ирек Кәтиев тә кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев