Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер-берсенә пар килгәннәр

Люция һәм Рөстәм Закировлар дигәч, күз алдына танылган эстрада җырчылары килеп баса.

Юк, безнекеләр Камышлы авылында яшиләр, әмма шулай ук мәдәният өлкәсе белән тыгыз бәйләнгәннәр.

Рөстәме – авыл мәдәният йорты директоры. Кулыннан килмәгән эше юк. 28 ел фермада терлекчелектә эшләгәннән соң, Люциясен лаеклы ялга чыгарып, аның урынына килә бу вазифага. Терлекчедән – мәдәнияткә дияргә ашыкмагыз, укып алган бихисап һөнәрләре арасында анысы да бар.

Икесе дә Камышлыныкы алар. Бергә уйнап, аралашып үскәннәр.

– Рөстәм кечкенә чагында ук әнине әби дип йөри иде, – ди Люция.

Сөйгәнен урламасыннар дип, армиягә киткәнче үк өйләнеп куя егет. Өч ел хәрби диңгез флотында хезмәт итеп, чыныгу алып кайта. Люция китапханәче дә, клуб мөдире булып та эшли, шул вакытта сыер да сава, бозау да карый. Икесе дә бик уңган, Рөстәм үзе әйткәндәй, кешедән бер башка артыграк яшәргә тырышалар. Йортлары да, ихата-каралтылары да көлеп тора. Җәен бакчада нинди генә гөлләр, яшелчә, җиләк-җимеш үстермиләр! Абзар тутырык мал-туар. Һәр елны 7-8 үгез үстереп суялар, алар өстенә үрдәкләр, тавык-чебеш!

– Итне үзебезнең дә, балаларның да сатып алган юк, – диләр.

Бердәм, тату, үрнәк гаиләдә 3 бала үскән. Бүгенге көндә 4 оныклары бар. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр диләр бит. Закировларның «кошкайлары» да әти-әни йөзенә кызыллык китермиләр, үзләре кебек уңган, тәртиплеләр.

– Булганына шөкер кылып, бүгенге көнгә сөенеп яшибез, – диләр Закировлар.

Камышлының халкы тырыш икәне, май чүлмәге кебек, тышыннан күренеп тора. Монда сиксәннән узган әбиләрнең дә түбә-коймалары

төсле калайдан, йорт-җирләре төзек. Авыл кечкенә булса да, суы, уты, газы, юлы, мәчете, мәдәният йорты бар.

Яшьләр юк дип аптырап тормыйлар, өлкәннәр бергә җыйналып, концертлар куялар, төрле кичәләр үткәрәләр, район чараларында катнашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев