Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер атна эчендә евро белән доллар яңа максимумга җитте

Мәскәү биржасында доллар белән евро бер сумнан артыкка күтәрелде. Доллар белән евро бер атнада максимумны яңартты. Бүген Мәскәү биржасында сатулар башланганда, алар бер атна эчендә нефтькә бәяләр төшү тәэсире астында, сумны (рубльне) минималь дәрәҗәгә төшереп, 1 сумнан артыкка күтәрелгән. Сатуларның беренче ярты сәгатендә доллар алдагы ябылу дәрәҗәсенә 1,03 сум өстәп,...

Мәскәү биржасында доллар белән евро бер сумнан артыкка күтәрелде.

Доллар белән евро бер атнада максимумны яңартты. Бүген Мәскәү биржасында сатулар башланганда, алар бер атна эчендә нефтькә бәяләр төшү тәэсире астында, сумны (рубльне) минималь дәрәҗәгә төшереп, 1 сумнан артыкка күтәрелгән. Сатуларның беренче ярты сәгатендә доллар алдагы ябылу дәрәҗәсенә 1,03 сум өстәп, 47, 845 сум билгесенә җиткән. Евро максимумда 59,52 сумга тиңләшкән, бу алдагы ябылу дәрәҗәсеннән 1,28 сумга артыграк, дип хәбәр итә "Интерфакс". Шул ук вакытта доллар да, евро да 7 ноябрь, җомга максимумын яңартты, анда ике валюта да рубльгә карата абсолют максимумга җиткән иде (доллар - 48,65 сум, евро - 60,27 сум). Мәскәү вакыты белән 10.35 сәгатькә валюталар үсүдән бераз туктады 47,48 рубля (+66 тиен), евро - 59,06 рубля (+82 тиен). Экспертлар фикеренчә, валюталарның артуы нефтькә дөнья бәяләре төшү белән бәйле. Кичә кич Лондонның ICE биржасында Brent нефтенә декабрь фьючерслары барреле 78 доллардан да түбәнрәк төште (4 елдан артыкка яңа минимум) һәм җомга иртәсендә шул ук билгедә саклана.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2014/11/14/103584/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бер атна эчендә евро белән доллар яңа максимумга җитте