Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Белоруссиянең Ивье шәһәре делегациясе - Кәкре Елга авыл Сабан туенда

Кәкре Елга авылы халкы өчен 2013 нче елгы Сабан туе бик истәлекле булды. Чөнки анда Белоруссиядән үк килгән кунаклар дакатнашты. Кәкреелгалылар матур итеп эшли дә, ял да итә беләләр. Сабан туе да бар шартын туры китереп, бик эчтәлекле узды. Башта җигүле атлар, авылның хөрмәтле ветераннары, хезмәт алдынгылары, ак алъяпкычлы чыгарылыш...

Кәкре Елга авылы халкы өчен 2013 нче елгы Сабан туе бик истәлекле булды. Чөнки анда Белоруссиядән үк килгән кунаклар дакатнашты. Кәкреелгалылар матур итеп эшли дә, ял да итә беләләр. Сабан туе да бар шартын туры китереп, бик эчтәлекле узды. Башта җигүле атлар, авылның хөрмәтле ветераннары, хезмәт алдынгылары, ак алъяпкычлы чыгарылыш сыйныф укучылары, яшь өйләнешүчеләр көчле алкышлар астында мәйдан әйләнде. Бәйрәм тантанасын "Марс" ҖЧҖ җитәкчесе Рамил Зарипов ачып, изге теләкләрен җиткерде. Аның теләкләренә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, Кәкре Елга авылы башлыгы Илгиз Мөхәммәтҗанов кушылды. Сабан туенда язгы кыр эшләрендә фидакарь хезмәт куйган алдынгыларга аеруча хөрмәт күрсәтелә. Кыр батыры Радик Шәймиев тәкә һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде. Бүләкләргә башка авыл хезмәтчәннәре дә лаек булды.

Уеннарның ниндие генә юк: аркылы пычкы белән утын кисү, гер күтәрү, капчык сугышы... Аларны беларуслылар да үз итте, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кәкре Елгада ат чабышлары аеруча яхшы оештырыла. Быел да дүртәр чабышкы һәм юртак ярышты. "Шалфей" кушаматлы аты белән 65 яшьлек Альберт Зиннуров беренче булып килде. Милли көрәштә Якты Юл авылыннан Илгиз Әзһәмов батыр калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Белоруссиянең Ивье шәһәре делегациясе Кәкре Елга авыл Сабан туенда катнашты